“Җиңел эш” өчен 20 ел срок

2014 елның 19 декабре, җомга
Күптән түгел наркополицейскийлар Казанда синтетик наркотик сатучы төркемне кулга алдылар. Лидеры – 22 яшьлек Буа егете.


Нарконтроль хезмәтчелегегең Яшел Үзән районара бүлеге өлкән опервәкиле Светлана Крылова белдерүенчә, беркайда укымаучы һәм эшләмәүче егет Казанга эш эзләп килә. Таба, иң “җиңелен” – күмәртәләп синтетик наркотик сатып ала һәм аны кечкенә полиэтилен пакетларга бүлеп сата. Озакламый әшнәдә-ше дә табыла. Сүз уңаеннан, егетләрнең икесе дә хокук бозу өлкәсендә яңа кешеләр түгел.
Наркотик сәүдәгәрләре яшәү урынын яшерү өчен тәүлеклек квартираларда яшиләр. Наркополицейскийлар егетләрне чираттагы квартираларында кулга алалар да. Берсенең кесә-сендә 14 пакет синтетик наркотик табыла. Квартирадагы “товар” да шактый – 350 доза “кәефләндергеч” салынган әрҗә һәм аны аерым капларга бүлү өчен кирәк-яраклар табыла. Бүген аларның эшен суд карый, мондый җинаять өчен 20 ел срок яный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International