Доллар һәм евроның “авырлыгы” арту халыкта аптыраш тудырды

2014 елның 19 декабре, җомга
Россия сумының чит ил валютасына карата бәясе төшү Яңа ел алдыннан була торган ыгы-зыгыга икенче төсмер бирде. Чиратлар чыршыга һәм мандариннарга түгел, ә банкларда, электрон товарлар сатучы кибетләрдә, автомобильләр салоннарында хасил булды.

Доллар һәм евроның “авырлыгы” арту халыкта аптыраш тудырды. Сумнар белән нишләргә? Чит ил валютасына алмаштырыргамы, товар, күчемсез мөл-кәт сатып алыргамы?

Финансистлар сумның какшавы сәбәпләрен нефть-нең баррелы бәясе төшүгә, Россиягә карата санкцияләр куллануга бәйлиләр. Хәзерге вакытта Хөкүмәт аны ныгытуның, долларның һәм евроның үсешен туктатуның барлык чараларын күрә. Икътисадны дәвалау ниятендә Үзәк банк төп ставканы кискен күтәрде – берьюлы 6,5 процент пунктка. Аның башлыгы Эльвира Нәбиуллина әйтүенчә, бу адым гражданнар өчен сумнарда вкладларны җәлеп иткечкә әверелдерәчәк. Бу чаралар нәтиҗә бирмичә калмаячак, дип фикер йөртә эксперт-финансистлар. Инде кичә үк долларның, евроның 6-8 сумга арзанаюы моны раслый. Белгечләр дә шаукымга ияреп банкларда чит ил валютасына чиратлар тору кирәк-мәс, дигән фикердә. Чөнки бүген доллар һәм евро гаять күпертелгән бәядән сатыла. Сумның тотрыклануы, ныгуы сезне отышсыз финанс хәлендә калдырырга мөмкин.
Шулай ук бүгенге көндә зур шәһәрләрдә кибетләрдә сатып алучылар кинәт кү-бәю фактлары турында әледән-әле сөйлиләр. Халык, акчамны урнаштырам, дип, өченчегә автомобиль, бишенчегә телевизор сатып ала, диләр. Кайбер автомобильләр салоннары бушап калган. Теркәү номерлары биреп өлгерт кенә, диләр ЮХИДИ бүлекчәләрендә. Моннан сорау туа, сум тотрыклылангач әлеге байлыкны кая куеп бетерерләр, кемгә сата алырлар икән?
Чынлап та, баш авыртуына әйләнгән сумнар белән нишләргә? Долларга, еврога әйләндерергәме, товарга “тыгып куяргамы”, әллә аның белән бернәрсә дә эшләмичә, шул көе калдырыргамы? Әлеге сорауны финанс белемле буалыларга юлладык.
Михаил ИВАНОВ, финанс белгече:
- Бүген сумны чит ил валютасына күчерү куркыныч, евро, долларның бәясе төшкән саен оттырышта каласың. Шулай ук товар, күчемсез мөлкәт алып кую да урынсыз, дип уйлыйм. Бары тик үзегезгә кирәк булганда гына сатып алырга кирәк. Аннары ихтыяҗсызга алынган товарны кабат сатуы авырга туры ки-ләчәк. Акчаны сумлы вкладларда саклау ышанычлырак, дип уйлыйм.
Рафыйк ҖӘЛӘЛОВ, Пенсия фондының Буа районы һәм шәһәре буенча идарәсе начальнигы:
- Акчасы булган кешеләр аны әллә кайчан отышлы урнаштырдылар инде. Хәзер күчемсез мөлкәт сатудан яки башка сәбәпле кулында зур суммада сумнары булган кешеләргә үзләренең уйланылган проектларын гамәлгә ашыра башларга вакыт дияр идем. Әйтик киләсе елга йорт салу планлаштырылган икән, менә хәзердән булган акчага төзелеш материаллары сатып алырга кирәк. Автомобилең иске икән, быел ук яңарт. Ә хә-зер, соңгы моментта, акчаны чит ил валютасына әй-ләндерү зур акылсызлык дип саныйм. “Маятник” һа-ман тирбәлештә бит. Доллар сумга карата 30 сум дәрәҗәсенә үк төшмәсә дә, сум алга таба ныгыячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International