Бүген район мәдәният йортында агросәнәгать комплексы алдынгылары слеты узды.
Анда муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, “Ак Барс” холдинг җәмгыяте генераль директоры урынбасары Камил Галиев катнаштылар.
Чараны Азат Айзетуллов башлап җибәрде. Ул районның агросәнәгать өлкәсендәге уңышларын әйтеп узды,
бу юнәлештә киләчәктә дә яхшы эшләү өчен бурычлар куйды. Аннан авыл хуҗалыгында җитештерү алдынгыларын, ветераннарны тәбрикләделәр. “Россельхозүзәк”нең Буа районы буенча бүлегенең үсемлекләрне яклау буенча әйдәп баручы агрономы Анна Алексеевага, “Дружба” агрофирмасы тракторчысы Илгизәр Гыйниятуллинга РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын, кайберләренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын, “Ак Барс” холдингының медальләрен тапшырдылар.
Алдынгыларга шулай ук өй техникалары, акчалата бүләкләр дә бирелде. Чара район һәвәскәрләренең күңелле чыгышлары белән үрелеп барды.