Энергетик көне

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Энергетик көне – электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгару, тапшыру һәм кулланучыларга җиткерүне эченә алган сәнәгатьтә эшләүчеләрнең һәммәсенең дә һөнәри бәйрәме. Ул елның иң кыска көннәренең берсендә – 22 декабрьдә билгеләп үтелә.

Бу көн СССР Верховный Советы президиумының 1966 ел, 23 май указы белән Россияне электрлаштыру дәүләт планы (ГОЭЛРО) хөрмәтенә кертелде. ГОЭЛРО планы 1920 елның 22 декабрендә Советларның VIII съездында кабул ителгән иде.

22 декабрьдә Энергетиклар көнен Әрмәнстанда, Беларусьта, Кыргызстанда һәм Украинада да билгеләп үтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International