Саклык банкы ипотеканың уртача ставкаларын 15 %ка җиткерергә җыена. Моңа кадәр ул 13 % кына иде.
Бу хакта банкның идарә рәисе урынбасары Белла Златкис җиткерде. Аның сүзләренчә: "Банкның ипотека кредиты бирү өчен финанс мөмкинлекләре бар. Ләкин ставкалар бераз артачак. Шулай да ул 15 5тан артмачак. Мисал өчен, Үзәк банк кредитларны 17 % белән бирә. Ләкин бу кредит алу буенча тиешле процедураларны үткән кешеләргә кагылмый. Алар бәхетле - чөнки кредитны сумнарда ала".
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясе вакытында банкларның ипотека буенча ставкаларны арттырмавына ышаныч белдергән иде.
Источник: http://intertat.ru