Буада “Иң яхшы хат язу - 2014” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Академик Роальд Сагдеев исемендәге мәктәптә  һәм шәһәрнең беренче мәктәбендә “Иң яхшы хат язу дәресе - 2014” Бөтенроссия конкурсының республика  һәм федераль этабында җиңүчеләрне бү­ләкләделәр.

Әлеге бәйгене “Россия почтасы” Федераль унитар предприятиесе эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру максатында байтак еллардан  бирле үткәрә. Конкурста  районыбыздан катнашучылар турында ишет­кәләсәк тә, җиңүчеләр булганы юк  иде. Һәм менә, ниһаять, җиңүчеләр бар. Почта элемтәсе идарәсенең җәмгатьчелек белән эшләү төркеме җитәкчесе Артем Стюфеев кулыннан кыйммәтле бүләкләрне Р.Сагдеев исемендәге мәктәп укучысы Руслан Климовский һәм шәһәрнең беренче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Наталья Васильева алдылар. Наталья Васильева конкурсның федераль этабында икенче урынны яулаган, Руслан Климовский дә җиңүчеләр исемлегендә. Укучыларга мәктәп линейкасында идарә Дипломнары, китап һәм планшет тапшырылды.

Кунаклар укучыларга яңа бәйге башлану хакында да хәбәр иттеләр. “Почта маркасы һәм конвертларында урын алу өчен иң яхшы рәсем ясау” Бөтенроссия конкурсы әле күптән түгел генә старт алды. Бәйге турында тулы мәгълүмат www.tatpochta.ruсайтында.  Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International