Татарстанда көчле бураннар көтелә

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Россиянең Европа территориясенә актив атлантик циклон керүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарлану көтелә, дип хәбәр итә бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге. 

23е  кич һәм 24 декабрьдә төнлә һәм көндез республикада кар, урыны белән көчле һәм күз күреме 500-1000 метрга кадәр тәшкил иткән бураннар көтелә. Шулай ук көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка авышучы, көчәйгәндә секундына 16-21 метрга җиткән җил көтелә.

Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.  


Источник: «Татар-информ»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International