Еллык эшчәнлеккә йомгак ясадык

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

 “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) редакциясе, “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясе коллективында да 2014 елда шактый уңай үзгәрешләр булды.

Редакция бинасында телевизион программалары эшләү өчен заманча таләпләргә туры китереп телевизион студия булдырылды. Тагын бер яхшы яңалык – киләсе елда Буада радио эшли башлаячак. “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге тырышлыгы белән заманча җиһазлар сатып алына. Радио студиясе төзелә. Хәзерге вакытта ремонт эшләре алып барыла. Күптән түгел директорыбыз Гакыйл Камалетдинов “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте үткәргән еллык киңәшмәдән Кыш бабай бүләкләре белән кайтты.




Без моңа бик сөендек. Баш мөхәррир җитәкчелек тарафыннан куелган таләпләр белән таныштырды, еллык эшчәнлеккә йомгак ясады.


Игътибарыгыз өчен рәхмәт, безгә 2015 елда барлык коллектив хезмәткәрләренә ирешеп эшләргә генә кала. Киләчәк бәйрәмнәр белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International