Ваемсызлыкка юл куймагыз

2014 елның 26 декабре, җомга

Кышкы салкыннарда янгыннар еш кына мичләрне, төтен юлларын дөрес эксплуатацияләмәү, җылыту җиһазлары белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Районда агымдагы елда шундый 13  очрак булды. Бу барлык янгыннарның 25,5 проценты.

Моңа юл куймас өчен берничә гади кагыйдәне генә өйрәнергә һәм истән чыгармаска кирәк. Мич, төтен чыгу торбасы чардактагы яисә кат арасындагы агач түшәмәләр белән тоташкан урыннарда кирпеч калын өелергә тиеш. Мич диварларын калынайту турында да онытмаска кирәк. Иң дөресе – аларны төзекләндерүне һәм өюне Россия Гадәттән тыш минис-трлыгының махсус лицензиясен алган кешеләргә һәм оешмаларга гына ышанып тапшыру. Теләсә нинди мичнең мөстәкыйль нигезе булуы, диварлары агач конструкцияләргә ти-еп тормавы, агач идәндә мич авызы каршына 50х70 сантиметрдан ким булмаган үлчәмле калай кую мәҗбүри. Янып торучы мичләрне караучысыз яи-сә аларны балалар карамагына калдыру, кабызу өчен янучы һәм тиз кабынып китүче сыекчалар куллану, мич авызыннан чыгарлык озын утын ягу гаять куркыныч. Шулай ук мич өстендә әйберләр, юеш утын киптерергә дә ярамый. Кирпечтә ярыклар барлыкка килмәсен өчен төтен чыгу юлын даими рә-вештә корымнан арындырырга кирәк. Суык көннәр-дә төтенлекнең бозлану ихтималы бар, бу җилләтү бозылуга китерергә мөм-кин. Шулай ук андагы тартым дәрәҗәсен  тикшереп тору да шарт.

Җылыту җиһазларына кил-гәндә, иң элек аларны куллану буенча инструкцияне игътибар белән укып чыгарга, өйрәнергә кирәк. Шунысын истән чыгармагыз – аларның һәрберсенең үз эксплуатацияләү срогы бар, ул уртача 10 ел-га тиң. Аннан озаграк вакыт файдалану, шулай ук “кулдан” эшләнгән, зыян кил-гән җылыткычлар куллану, балаларга алар белән уйнарга рөхсәт итү аяныч хәлләргә китерергә мөм-кин. Моннан тыш җылыткычның электр үткәргеченең, розеткасының, штепсель вилкасының төзеклеген тикшереп торырга, сафтан чыккан детальләрен үз вакытында төзекләндерергә һәм алмаштырырга, тузаннан чистартып торырга кирәк. Мондый төр җиһазларны төнгелеккә эшләтеп калдырмау, аларны әйберләр киптерү максатында файдаланмау мәслихәт. Бәхетсезлек килеп чыкмасын дисәң, аларны өй җиһазларыннан, пәр-дәләрдән ераккарак урнаштыруың, буяу материаллары, башка тиз кабынучы сыекчалар булган, чүп-чар белән тулган бүлмә-ләргә куймавың, электр үткәргечләрне келәм, башка япмалар астында калдырмавың, алар өстенә авыр әйберләр бастырмавың хәерле. Килешегез, үтәмәслек кагыйдәләр тү-гел. Ә аларны санга сукмауның нәтиҗәсе әйтеп бетергесез авыр булырга мөмкин.

Бәхетсезлек киле чыкканда, кичекмәстән 01 (кәрәз-ле телефоннан – 010), 112, 3-15-51, 3-28-72 номерлары буенча хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International