Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Автоутыргыч форма өчен генә түгел
2014 елның 26 декабре, җомга
“Бала – төп пассажир!”. Әлеге исем астында узган профилактик операция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре әти-әниләргә балалар иминлегенә карата шундый караш тудырырга тырыштылар.
Район ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнарны башкару буенча өл-кән инспекторы Наил Гайнуллин, юл-патруль хез-мәтчелегенең өлкән инспекторы Александр Маляшов алдан шәһәрнең Ефремов урамын патрульләделәр. Автотранспорт агымы хәйран. Егетләрнең күз чыныккан: юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны әл-лә каян күреп алалар һәм туктаталар. Кыска гына вакыт эчендә берничә иминлек каешын каптырмаучы “эләкте”. Җиденче модельле автомобиль салонында сабый өчен автоутыргыч бар, ләкин бала әни кулында бара. Кисәтү ясагач, әти дә, әни дә баланың утыргычны өнәп бетермәве турында “әкият сөйләделәр”:
- Бала еласа, тынычландырырга була, юл һәлакәтендә яраланса, бөтенләй-гә югалтсагыз, нишләрсез? - дип, инспекторлар өлкән-нәрне шелтәләп, ваемсыз әтигә карата беркетмә тутырдылар.
Рейд шәһәрнең “Алтын-чәч” балалар бакчасы янында дәвам итте. Ян-ягына “ДПС” дип язылган автомобильне күрүгә каушап калучы йөртүчеләр дә бар. Кайберләре зерәгә шүрләмәгәннәр булып чыкты. Кара төстәге “Калина” хуҗасын туктаткач, ул берөзлексез ашыгуы турында кабатлады. Ник кабалануы сере соңрак ачыкланды. Әти кеше баласын махсус утыргычка утырткан, әмма каешын эләктереп тормаган.
- Бала автоутыргычка беркетелмәгәч, аның булуының нинди файдасы бар? Һаман ашыгам дисез, улыгызның иминлеге өчен 5 минут вакытыгыз жәлме? - дип ачуланды Александр Маляшов. Нәтиҗәдә әти кеше, штраф кәгазен тотып, баласын бакчага алып кереп китте.
Чираттагы уникенче модельле “Жигули” хуҗабикә-се дә нәкъ шундый гаеп бе-лән туктатылды.
- Мин монда якында гына торам. Өйдән чыктым гы-на, - дип акланды әни. Андыйларга Александр Маляшовның җавабы кыска:
- Мин сезне ишегалдында туктатмадым, юлга чыккансыз икән, гомуми кагыйдә-ләргә буйсынырга кирәк, - диде ул. Шулай итеп өченче йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылды.
Рейдтан соң шундый нәти-җәгә килдек: кайбер ваемсыз өлкәннәр өчен автоутыргычлар салон атрибутына гына әверелгән. Лә-кин алар булган өчен генә инспекторлар да, юл да ташлама ясамый.
Балаларны автоутыргычсыз сәфәргә алып чыгу буенча быел унбер айда районда 281 беркетмә тутырылган.
auto.prokazan.ru сайты хәбәр итүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балаларны тотып калучы җайланмалар сабыйларның юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булу очракларын 54 процентка, тән җәрәхәтләре алуны – 76, авыр яралануларны 92 процентка киметергә тиеш. Канадада автомобильнең махсус бишеге булмаса, сабыйны бала тудыру йортыннан алып чыгарга рөхсәт ителми. Финляндиядә такси хезмәтчелегенә мөрәҗәгать иткән ата-анадан, әгәр баласы утырып барса, аның яшен, гәүдә авырлыгын сорыйлар. Такси туры килүче автоутыргыч белән килә. Австралиядә имгәнүдән саклану йөзеннән автомобильдә бала да, салондагы барлык җиһазлар да эләктерелә. Баласын махсус утыргычта йөртмәгән автомобиль йөртүчеләрдән Германиядә 40 евро, Англиядә 500 фунтка кадәр, Россиядә 3 мең сум штраф түләттерелә.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
май, 2026 ел
2026 елның 25 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль боз булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә.
22
май, 2026 ел
2026 елның 23 маена Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры СНТНЫ газлаштырып бетерү программасында ничек катнашырга кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген СНТны газлаштырып бетерү программасында ничек катнашырга икәнен аңлатырбыз.
21
май, 2026 ел
Инкубаторлардан алып GPS-янчыкларга кадәр: Татарстан мәктәп укучылары «Мәктәп бизнес-старты» финалында бизнес-идеяләрне тәкъдир иттеләр
«Мәктәп бизнес-старты» проектының финал слеты бөтен республикадан 120 яшь эшмәкәрне җыйды һәм чын идеяләр ярминкәсенә әверелде — традицияләрне сакчыл яңартудан алып кыю технологик карарларга кадәр. Финалга Казан, Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм Сарман районнарыннан 12 команда килеп җитте. Проектларның икътисадый өлешен яклауда укучылар исәпләүләр генә түгел, креативлык, базарны тоя белү һәм тиз җайлашу сәләтен дә күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз