Аны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов алып барды. Район терлекчеләренең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде. Узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү 15, дәүләткә сату 20 процентка артык тәшкил итте.
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1 мең башка якын артты. Район буенча һәр сыердан уртача 5918 килограмм сөт савылды.