Бәрәкәтле, мул ел килсен!

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Яңа ел бусагада. Бүген курантлар төнге уникене сукканда 2014нче ел эстафетаны 2015 елга тапшырачак. Кәҗә (Сарык) елы хәере, бәрәкәте, уңышлары, төкле аягы белән рәхим итсен!

 Яңа ел бәйрәме белән Буа районы һәм шәһәре халкын муниципаль район башлыгы Азат Касыйм улы Айзетуллов тәбрикли:

“Кадерле буалылар!
2014 ел тарихка китеп ба-ра, ләкин аның тәҗрибәсе, казанышлары һәм уңышлары безнең белән кала. Узып баручы ел кү-ренекле вакыйгаларга бай булды, ул тормыш итүнең барлык өлкәлә-рендә фидакарь хезмәт, уңышлар һәм ирешелгән-нәр белән тулы. Ул икътисадта, агропромышленность комплексында һәм социаль өлкәдә тотрыклылык тәэмин итүгә курсның дәвамы булды.

Сезне чын күңелдән Яңа 2015 ел белән тәбрик итәм! Әлеге елда башлангыч алган барлык уңай күренешләр, яхшы эшләр киләсе елда тәгаен үз чагылышын тапсын, районыбызның, республикабызның, илебезнең социаль-икътисади үсешенең югары темплары киләчәккә ышанычлы нигез салсын. Яңа ел безгә яңа планнар, өметләр алып килсен һәм безне яңа хезмәт батырлыкларына рухландырсын, матур үз-гәрешләр, тотрыклылык, иҗат итү, тынычлык һәм иминлек, муллык елы булсын!

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бә-хет, чәчәк ату телим! Яңа ел өйләрегезгә яхшылыкка өмет, тынычлыкка, иминлеккә ышаныч белән керсен, бәхет алып килсен, энергия, оптимистлык һәм яхшы кәеф бүләк итсен, барлык башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын!”, диелә анда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International