- Президент кулыннан бү-ләк алу бик күңелле һәм онытылмаслык булды. Ә менә өйрәнгәнем үзем өчен,- ди ул. Конкурсның “Иң актив мәк-тәп” номинациясендә районның Ташкичү урта мәк-тәбе җиңде. Уку йорты интерактив җиһаз алу өчен сертификатка ия булды. Сүз уңаеннан, ике ел эчен-дә бу конкурста 363 мең-нән күбрәк укучы катнашып, 450 меңнән күбрәк татарстанлыны дәүләт һәм муниципаль хезмәт-ләр күрсәтү порталында эшләргә өйрәткәннәр. Мо-ңа, билгеле, башка укучыларыбыз да саллы өлеш керткән. Республика дәрә-җәсенә чыкмасалар да, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Эмиль Хәбибуллин, Алшихтан Яна Паллина район күләмендә икенче-өченче урыннарны алдылар. Владиславның әти-се, район мәдәният идарәсе баш белгече Роберт Иванович та улына “ияреп” танылды. Ул муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан электрон хезмәт күрсәтү-ләрдән файдалану буенча район конкурсында җиңеп чыкты.