Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Мин бәхетле
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Шабашкада йөреп, куллар сөялләнгәнче кирпеч, измә ташыганда ручка-кәгазь тотып, эш кушып торучы прораб иң дәрәҗәле һөнәр иясе тоела иде Феридкә. Шул чакта, сигезенче сыйныфны тәмамлаган мәлдә, егетнең башына төзелеш буенча югары белем алу уе кереп оялады.
Һичьюгы прораб булырга!
Ул туып-үскән Батыр районы, Татар Согыты авылында төзелеш мәлен бел-мәгән ир-ат юктыр ул. Ферид ике дә уйламыйча Чабаксар төзелеш училищесына аттестат тапшырды. Аннары училище Кызыл дипломын тотып Казан инженерлык-төзелеш институты ишеген шакыды. Вуз эшкә билгеләве буенча кайткан “яңа пешкән” инженер-төзүче мишәр егете таныш түгел Буада, 7 номерлы ПМКда беренче хезмәт дәресләре узды. Җиңел булмады. Үзе беркемне белми, аны беркем белми. Ләкин моның өчен вакыт кына кирәк булып чыкты: оешма остасы Ферид Минналиевичның эш-ли белү сәләтен буалылар югары бәяләде. Ул арада районда яңа спирт заводы төзелешен башладылар. Сазлыклы ялан җирдә предприятиенең беренче казыгы аның җитәкчелегендә утыртылды. Салиховны район хакимияте каршындагы капиталь тө-зелеш идарәсенә баш инженер итеп күчергәч тә иртәнге “летучкалар” предприятие биналарын монтажлау мәшәкатенә багышланды. Завод коруның 80 процент эше аның кул астында башкарылды.
Соңгы уналты елда Ферид Салихов 5 номерлы ПМК рулендә. Нык тота. Предприятие район төзелешен-дә саллы урын тота.
- Буада, күрше районнарда үзебез салган объектларны бер санап чыгарга исәп бар, вакыт җитми әле-гә, - дип көлә җитәкче. Хә-ер аның өчен һәрвакыт беренче урында сан түгел, сыйфат булды. Кешеләр рәхмәт әйтерлек булсын, дип эшләргә өйрәтә ул коллективын. Ферид Минналиевич нечкә психолог та, кулына кирпеч тә тотып карамаган кешедә төзү остасын күрү сәләте бар ан-да. Табигый “оеткы” салынган икән, белмәгән кешене дә өйрәтеп була, дигән фикердә ул. Коллективта осталыкны, дисциплинаны хөрмәт итә. Эленке-салынкы йөрүчеләр ПМКдан ерак йөрсеннәр, ди.
“Улым – уң кулым”
Дөрес, бүген тормыш бай, мул, проблемасы да шулкадәр күп. Төзелештә көн-дәшлек зур, заманасы ыгы-зыгы, коллективны эшле һәм икмәкле итү дә аерым бер зирәклек сорый. Күптән түгел Ферид Минналиевич үзенең гаҗәп көчле “уң кулы” барлыгын тойды – улы! Әтисе төсле төзелеш вузын тәмамлаган Фаил предприятиенең финанс хәлен ныгыту йө-зеннән утильләштерелгән тузган шиннарны эшкәртү цехы ачарга тәкъдим итте. Яңача уйлаучы, заманча фикер йөртүче улының сүзләрен ата игътибарсыз калдыра алмады: бу – идея! Идел аръягында мондый эш белән шөгыльләнүче юк, экологияне саклауга ярдәм, иң мөһиме – вакланган резинаны отышлы урнаштырып булачак. Хет чимал рәвешендә, хет әзер продукция итеп. Сорау зур. Әтиле-уллы яңа планны өч ай өйрәнделәр. Бүген ПМКда цех төзелеше башланды.
Ферид әфәндене кызы Эльмира да сөендерә, Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, әйбәт кенә белгеч булды, хәзер, әнә, кияү белән искиткеч онык бүләк иттеләр хатыны Сиринә белән икесенә.
Ферид Минналиевичка соңгы сорауны бирәм:
- Сез үзегезне Буаныкы итеп саныйсызмы?
- Күрше республика егете-нә Буада үз юлымны ярырга туры килде. Көчем дә, эшләрем дә, гаиләм дә, дусларым да шунда. Туган авылымда гомер кичерүче әнием Гөлҗиһанның исән булуы, мине хәер-фатыйхасында яшәтүе белән дә мин бик бәхетле кеше. Мин – Буаныкы. Яңа елның беренче көннәрендә шунда Алтын юбилейны каршылыйм, - ди әңгәмәдәшем. Әйе, киләсе ел юбилейлар елы – ПМКга алтмыш тула, аның 16 еллык алыштыргысыз җитәкчесенә, Татарстанның атказанган төзү-чесе Ферид Салиховка – 50! Үткәннәрне барлап, яңа планнар корыр егет чак!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
май, 2026 ел
2026 елның 25 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль боз булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә.
22
май, 2026 ел
2026 елның 23 маена Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры СНТНЫ газлаштырып бетерү программасында ничек катнашырга кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген СНТны газлаштырып бетерү программасында ничек катнашырга икәнен аңлатырбыз.
21
май, 2026 ел
Инкубаторлардан алып GPS-янчыкларга кадәр: Татарстан мәктәп укучылары «Мәктәп бизнес-старты» финалында бизнес-идеяләрне тәкъдир иттеләр
«Мәктәп бизнес-старты» проектының финал слеты бөтен республикадан 120 яшь эшмәкәрне җыйды һәм чын идеяләр ярминкәсенә әверелде — традицияләрне сакчыл яңартудан алып кыю технологик карарларга кадәр. Финалга Казан, Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм Сарман районнарыннан 12 команда килеп җитте. Проектларның икътисадый өлешен яклауда укучылар исәпләүләр генә түгел, креативлык, базарны тоя белү һәм тиз җайлашу сәләтен дә күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз