Быел район волейболчылары моңарчы күрелмәгән уңышка ирештеләр. Иң көчле авыл районнары командалары арасында узган Татарстан Республикасы чемпионатыннан хатын-кызлар командасы беренче, ир-егетләр икенче урын алып кайттылар.
“Яшьлек” спорт мәктәбен-дә Наталья Зеленова кул астында шөгыльләнүче гүзәл затлар күптәннән уңышлы чыгыш ясап килә-ләр. Республика күләмен-дә дә беренче генә җиңү-ләре түгел. Әлеге бәйгедә алдагы елларда шулай ук призлы урыннар алганнары булды.
Монда ел нәтиҗәләре буенча сайлап алынган иң көчле алты команда арасында уен әй-ләнә системасы буенча барды. Кызлар көндәшлә-ренә бер шанс та калдырмадылар. Икенче урынны “хуҗалар” – минзәләлеләр, өченчене Мамадыш командасы алды.
Ә менә уенчы-тренер Марат Вәлиуллин командасының икенче урын алуы сенсация дисәң дә артык булмастыр. Иң көчлеләр арасында алар беренче тапкыр пьедесталга күтә-релделәр. Республиканың төрле районнарыннан җыелган 11 команда башта өч төркемгә бүленеп, әйләнә системасы буенча уйнадылар. Аннан көрәшкә 8 иң көчле команда чыкты, чемпион исеме һәм приз-лы урыннар өчен 4 команда көрәштеләр.