Татарстанда Мәүлид бәйрәм итәләр

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан мөселманнары Мөхәммәт Пәйгамбәрне (с.г.в.) олылап, Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә. Икенче ел рәттән Мәүлид җыенын тарихи Болгар җирендә - Ак мәчеттә уздырдылар.

Ислам дине тарихында билгеле булганча, изге Коръән аятьләре иңдерелгән Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) мөселманнарның Хиҗри календаре буенча өченче ай - рәбигыләүвәл аенда дөньяга килгән. Бу айны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Пәйгамбәрнең туган көне айның уникенче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укыла, мөселманнар дини мәҗлесләр оештыра. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид бәйрәмен мәчетләрдә генә түгел, ә һәр мөселман кешесе үзенең өендә якыннары, туганнары белән чәй табыны артына җыелып, Аллаһы Тәгаләне һәм аның илчесен олылап, догалар кылып, бигрәк тә сабый балаларны куандырып, аларга бүләкләр өләшеп үткәрергә мөмкин, дип белдерә.

Мәүлид уңаеннан, республикада саваплы гамәлләрнең берсе 2 гыйнварда Казандагы Кол Шәриф мәчетендә башланып китте. Биредә татар Коръән-хафизлары мөселманнарның изге китабын тәүлек әйләнәсендә чиратлашып туктаусыз укый башлады. Алар бөтен кылган догаларны туган илебезнең иминлеге өчен багышлый. Мондый вакыйга республикада гына түгел, Россиядә дә үзенчәлекле күренеш һәм беренче тапкыр оештырыла. Кол Шәрифтән туры трансляцияне Dumrt.ru һәм Islam-today.ru сайтларыннан күзәтергә була.



Татарстанда Мәүлид бәйрәмен зурлап Спас районындагы борынгы Болгар шәһәрчегендәге яңа Ак мәчеттә үткәрү исә күркәм традициягә әверелде. 3 гыйнвар көнне бирегә республиканың Диния нәзарәте вәкилләре, районнардагы имам-хатыйблар, Россиянең Төмән, Самара, Ульяновск, Пенза, Волгоград, Пермь, Түбән Новгород, Дагыстаннан, шулай ук Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округларыннан - барлыгы егермеләп төбәктән мөселман дин әһелләре җыелды.

Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) һәм аның сәхәбәләре тормышына багышлап мөнәҗәтләр башкару, касыйдәләр уку, Аллаһ илчесен олылап салаватлар әйтү белән үрелеп барган бәйрәм тантанасы Ак мәчеттә өйлә намазыннан соң башланып китте. Кунакларны Мәүлид бәйрәме белән Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрик итте.

«Мәүлид ән-Нәби - татар халкы билгеләп уза торган иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Бабайларыбыз һәм әбиләребез бу көнне мәчетләргә, өйләргә җыелган, салаватлар әйткән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көненә багышлап, касыйдәләр укыган. Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тууы бөтен дөнья тарихын үзгәртә, дөнья мәдәниятен, фәнен югары дәрәҗәгә күтәрә, төрле илләрнең тышкы сәясәтен билгеле бер тәртипкә китерә. Пәйгамбәребез кайсы яктан карасак та безгә үрнәк. Ата кеше, ир кеше, рухи остаз, гаскәр башлыгы, сәүдәгәр, ышанычлы дус буларак ул - камил кеше. Заманча җәмгыятьтә еш кына әхлак кануннары үз көчен югалта барганда без янә Пәйгамбәребез үрнәгенә мохтаҗ. Безнең милләтебез тарихы да Ислам дине белән тыгыз бәйләнгән. Без динебезгә тугры булган хәлдә күп гасырлар дәвамында милләтебезне, телебезне саклап кала алдык», - дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында.



Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча «Яңарыш» фонды рәисе Минтимер Шәймиев республика җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, җаннары догага сусаган кешеләргә Коръән сурәләрен ирештерү өчен Пәйгамбәрне олылаучы Мәүлид бәйрәме аеруча күркәм мөмкинлек булуын ассызыклады. Шулай ук ул Мәүлид ән-Нәби бәйрәм ителгән Болгар җиренең рухи мирасы - 922 елда Идел буенда борынгы бабаларыбызның Ислам динен кабул итүе, Болгар шәһәрчегенең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүендә төп сәбәп булуын да искәртте. Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрчегенә килүче мөселманнар һәм туристлар өчен уңайлылыклар киләчәктә тагын да арттырылачагына ышандырды.

2015 ел - Татар дин галимнәре елы

Мәүлид бәйрәме көнне Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында оештырылган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте президиумы утырышында 2015 елны республикада «Татар дин галимнәре елы» буларак билгеләп үтәргә карар кылынды.

2014 елны Диния нәзарәте «Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы» буларак уздырган иде. Һәм аның нәтиҗәсе итеп, Татарстанда беренче тапкыр ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы «Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә» басмасын әзерләп чыгарды. Бу китап Мәүлид чарасында катнашкан мөхтәсибләргә таратылды. Бүгенге көндә республикада мәчетләр саны меңнән арта, узган ел гына да егермедән артык яңа мәчет, өч мәдрәсә ишекләрен ачкан, уннан артык иман йортына нигез ташы салынган. Әлеге нигезләмә һәр җирлектә дини йолаларны уртак тәртиптә үткәрергә ярдәм итәр дип ниятләнелә.

Быелгы Татар дин галимнәре елы дәвамында да төрле чорларда Татарстан төбәгендә гомер иткән һәм дини белемнәрне үстерүгә өлеш керткән мөхтәрәм шәхесләрнең исемнәрен, дини эчтәлектәге хезмәтләрен ачыклауга зур игътибар бирелер, ә ел азагында шушы мәгълүматларны туплаган махсус басма нәшер ителер дип планлаштырыла.

«Татар халкының рухи байлыгы, галимнәребез хезмәтләре китапханәләрдә саклана. Шул ук вакытта бу байлыкның зур өлеше татар авыллары белән бәйле. Заманында авыл мәчет-мәдрәсәләрендә шәкертләр тәрбияләгән дин әһелләренең эшчәнлеге әле тиешенчә бәяләнмәгән. Безгә авылларның дини тарихын өйрәнүгә игътибар бирергә кирәк», - ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт.

Әйтергә кирәк, татар дин галимнәренең рухи мирасын барлау - Татарстан Диния нәзарәтенең дини мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. Узган ел нәзарәт Россиядә тәүге тапкыр мәдрәсәләр өчен уку-укыту стандартлары эшләде. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тикшерелде. Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты илледән артык китап бастырып чыгарды, алар арасында - Ялчыголның «Рисаләи Газизә», Шиһабетдин Мәрҗанинең «Хак әл-гакыйдә», Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мөхәммәт галәйһиссәләм», «Тәварихы Болгария» һәм җирле дин әһелләренең башка бик күп хезмәтләрен искә алырга була. Болардан тыш та 30 дәреслек һәм 42 фәнни-популяр китап бастыруга әзерләнгән, алар быел дөнья күрергә тиеш.

Источник: http://intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International