Буа турында яңа китап

2015 елның 9 гыйнвары, җомга

Шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиядә “ Буа районы геограпфиясе” дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе узды.  Әлеге китап балаларга туган якны өйрәнү өчен өстәмә әдәбият булып хезмәи итәчәк. Бу хакта кичәгә килгән район башкарма комитетитының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова әйтеп узды.

Ул китапны чыгаручыларга - шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназия директоры Ленар Зиннәтуллинга, “Буа якташлыгы” җәмгыяте рәисе Ирек Закировка, “ТАИФ” җәмгыятенең  директорлар Советы рәисе Рөстәм Султеевка рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International