Сугыш ветераны Рәүф Төхфәтуллинны тәбрикләделәр

2015 елның 9 гыйнвары, җомга

Рәүф Ибраһим улы офицерлар хәрби училищесында белем ала.  Сугыш елларында командир дәрәҗәсенә күтәрелә. Яраланып госпитальдә ятып чыга. Терелгәч, үзе теләп Сталинградка бара. Аннан аны Горький шәһәренә эшкә җибәрәләр. Ул анда яшь танкчыларны укыта, әлеге хәрби техниканы төзәтә. Шулай итеп 27 ел буе армиядә хезмәт итә. Аннан соң да аның тормышы педагогик эшчәнлек белән бәйле.


Юбилей көнендә аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никифоров, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, халыкны социаль яклау идарәсе Ләйлә Камалова тәбрикләделәр. Ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлавын, муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның бүләкләрен тапшырдылар.


 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International