13 гыйнварда безнең илдә Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне Россиядә Пётр патша указы белән “Ведомости” гәзитенең 1нче саны чыга.
Гәзитнең беренче саны «Ведомости о военных и иных делах, достойных знания и памяти, случившихся в Московском Государстве и во иных окрестных странах» дигән исем белән чыга. Гәзит Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта басыла. Шул ук вакытта аның даими исеме булмый, төрлечә — «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип атала.
Ә вакытлы матбугатка язылу 1870 ел башыннан гына кертелә. 1914 елда инде Россиядә 3 меңнән артык исемдә вакытлы матбугат чыга.
1917 елдан башлап Россиядә Матбугат көне 5 майда – “Правда” гәзите чыга башлаган көнне билгеләп үтелә иде. 1991 елда РФ Югары Советы президиумы карары белән Россия матбугаты көненең датасы, тарихи дөреслеккә туры китереп, кире кайтарыла.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.