“Халык контроле” системасы, чыннан да, күп кенә проблемаларны хәл итүдә ярдәмче була ала. Моны күпләр үзләре үк сынап карады. Авылга юл салдырту булсынмы ул, ишегалдын тәртипкә китерүме әллә элмә тактада дөрес булмаган язуны төзәттерүме - ресурс аша теләсә нинди борчыган мәсьәләне чишәргә мөмкин.
2012 елда тормышка ашырыла башлаган “Халык контроле” проекты бик тә уңышлы булды. Кешеләр әлеге ресурс аша күңелен “тырнап торган” мәсьәләләргә министрлык һәм ведомство вәкилләре игътибарын юнәлтә. Җаваплы органнар исә аны хәл итү юлларын эзли. Һәм күп кенә мөрәҗәгатьләр уңай чишелеш таба. Соңгы елда бигрәк тә системаның нәтиҗәлелеге артты. Теге яки бу шикаятькә кул селтәп кенә котылып булмый бит хәзер – җаваплы затлар катгый контрольдә тотыла.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының кураторы “Нигезләнгән инкарь”ләр санын киметүгә иреште, вакытында үтәлмәүче гаризалар саны да азайган. Ул һәрбер диярлек шикаятьне үз күзәтүе астына ала бит.
- “Халык контроле” эшчәнлегендә 900гә якын кеше катнаша. Бу модераторлар, җитешсезлекләрне юк итәргә тиешле кешеләр, министрлык һәм ведомство вәкилләре. Атна саен диярлек без районнарга чыгып гаризаларның үтәлешен тикшерәбез. Үзләренә йөкләнгән бурычларга салкын караучылар премиясез кала, - дип искәртеп уздыСәрия Сабурская.
Билгеле булганча, әлеге ресурс зур шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында аеруча популяр. Шул рәвешле 11 меңнән артык мөрәҗәгать башкалабыз Казандагы төрле җитешсезлекләргә кагыла. Проблемалар биредә яхшы гына чишелеш тә таба – 68 проценты уңай хәл ителгән. Халыкны иң борчыган мәсьәләләр елдан-ел үзгәрешсез кала. Республика күләмендә дә, Казанда да беренче урында - территорияне тәртипкә китерү, икенче урында – юл хәрәкәтен тәэмин итү, өченче урында – торак-коммуналь хуҗалык проблемалары тора.
Ә менә район-авыл җирлекләрендә “Халык контроле” белән кызыксыну әллә ни зур түгел. Елына дистәдән кимрәк шикаять алынган муниципаль берәмлекләр дә бар. Сәрия Сабурская моны авылларда интернеттан аз файдалану белән бәйли. Шул ук вакытта кайбер районнарда проблемаларны хәл итүнең үз ысуллары бар. Әйтик, Теләчедә халыкны борчыган мәсьәләләр атна саен район газетасында басылып чыга, аннан соңгы санда исә газетада бу проблемага кагылышлы район хакимияте җавабы бастырыла икән.
2014 елда “Халык контроле”нә барлыгы 21 556 мөрәҗәгать кабул ителгән. Система эшли башлаган көннән алып исә барлыгы 33 510 гозер юлланган. Шуларның 23 910ы хәл ителгән, 4 206 дәлилле рәвештә кире кагылган, 5 169 мөрәҗәгать буенча эшләр алып барыла.
Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр иткәнчә, быел “Халык контроле” системасына яңа категорияләр кертелә. Хәзер гражданнар “Экстремизм, милләтара һәм динара низаглар”, “Коррупция белән көрәш” һәм “Хезмәт урынында имгәнү” категорияләренә дә мөрәҗәгать юллый алачак. Шуны да искәртеп узарга кирәк - беренче ике категория ябык булачак, ягъни алардагы мәгълүмат сайтта басылып чыкмыйча турыдан-туры Эчке эшләр министрлыгы вәкилләренә юлланачак.
Источник: http://intertat.ru