Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Зур кар режимында яшәдек
2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Соңгы көннәрдә Россиянең төрле өлкәләрендә, шул исәптән Татарстанда дулаган буран, көчле җил урыны-урыны белән автомобильләр хәрәкәтен параличлады, электр үткәргечләрне өзде. Зур кар режимында безнең район ничек яшәде? Яңа ел “каникулыннан” соң беренче эш көнендә шуны ачыкладык.
“Буран темпына өлгермәдек”
Шуңа да атнаның дүшәм-бесе “авыр” гына түгел, карлы да көн булды. Юлларда – кар, тротуарларны абайлап кына табарлык. Шәһәрдә кар чистарту техникасының көчәйтелгән режимда эшләве дә хәлне коткара алмаган. “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте баш инженеры Салих Гафуров белдерүенчә, оешма карамагында булган барлык 8 техника ике сменада эшләгән. Бер грейдер, дүрт “МТЗ” тракторы шәһәр эчендәге юлларны кардан арындырган, шә-һәр үзәгеннән, Вахитов, Арефьев урамнарыннан җыелган карны бер “ЗИЛ”, ике “КамАЗ” автомобиле район ЮХИДИ бүлекчәсе янындагы махсус мәйданчыкка ташыган. Калган урамнарда кар юл кырыена эттерелгән. Моның бе-лән беррәттән бозлавыклы, текә урыннарга 500 тонна тозлы-комлы катнашма сиптерелгән. Лә-кин, юлларның торышына караганда, кар көртләрен оператив җыештыру өчен бу арсенал гына җитәрлек түгел.
- Килешәм, буран темпына өлгереп булмады. Штатта эшче кадрлар да, техника да җитәрлек тупланган, югыйсә, - диде Салих Гафуров.
Юлга кар өймә!
Юлчылар урамнардан карны кырыйга эттерсәләр, кайбер яшәүчеләр, киресенчә, аны ишегалдыннан, капка төбеннән көрәп алып, юлга түгәләр. Беренчедән, юлчылар хезмәтенә аяк чалу бу, икенчедән, бо-лай да киң булмаган хә-рәкәт полосасы тагын да тарая, өченчедән, кар таучыклары ясап, ДТПларга юл ачалар. Бигрәк тә Вахитов урамында яшәүче-ләр “тырыша”. Район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Лилия Казакова сүзләренә караганда, Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе нигезендә андый хуҗалар штрафка тартылалар. Бу “Буа шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясен карап тоту һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга керә.
Шулай ук оешма-предприятиеләр, сәүдә нокталары үз территорияләрен кардан арындырып торсыннар иде. Югыйсә, йомыш бе-лән килгән автомобильләр юл кырыена туктап, тагын хәрәкәткә комачаулыйлар.
“Трассаларны
чистартып тордык”
“Татавтодор”ның Апас филиалының Буадагы участогы начальнигы Сергей Голубев әйтүенчә, үзләре ка-рамагындагы Казан – Ульяновск федераль трассасының 52, район территориясендәге 350 километрда юлларны оператив чистартып торганнар. Буран көчле котырган 11 гыйнварда көндез 8, төнлә 5 техника бертуктаусыз эш-ләгән. Дөрес, Буа – Яльчек трассасыннан Югары Лашчы авылына керү юлында азрак проблемалар туган – берничә автомобиль көрт-ләрне төрттергәнне көтеп торган. 12 гыйнварда мәк-тәп автобуслары үз маршрутлары буенча укучыларны мәктәпләргә вакытында китереп җиткергәннәр. Бу көнне юлларда 11 техника эшләгән.
Көчле карлы буран барыбер үзенекен итте. 11 гыйнварда районның төньяк-көнбатыш ягындагы берничә авылда күпмедер вакытка электр уты сү-неп торды. Югары Лашчыда – ике сәгать-тән күбрәк, Бик-Үтидә, Кыр Тәүгелдесендә, Ташкичүдә һәм Аксуда – озаграк. Район электр челтәрләре баш инженеры Александр Шагаров әйтүенчә, энергетикларга электр энергиясе бирүдә өзеклек тудырмас өчен чаңгыларга да басарга туры килгән.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз