Мәхәббәт “суынмаган”

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Яңа ел кичендә Заһретдиновлар икеләтә бәйрәм үткәрделәр. Илле ел элек бик суык көнне  бәхетле булып яңа тормыш башладылар иде... Кай арада ярты гасыр үтеп киткән?!

Капка келәсе шалтырап тө-шүгә кияү егете кебек җи-тез Фоат абый йөгереп каршыбызга чыкты һәм аяк ки-емен дә салырга ирек бирмичә өйгә әйдәде. Йөзенә кызларча алсулык йөгер-гән Асия апа аш бүлмәсен-дә табын көйләп йөри. Ә минем үз планым: Фоат абый белән Асия апаны янәшә утыртып, азрак “телләрен чишәсем” килде, үткәннәр, баштан кич-кәннәр, бүген өйләнешкән кебек матур яшәүләре турында.

- Асия апаң Югары Наратбаш авылыннан Буага йө-реп училищедан практика үткәндә юлда таныштык, - дип сүз башлады Фоат агай. Үзе янәшәсендә утырган хәләленә әле дә сөю тулы күзләре белән карый. Вәт мәхәббәт бу, дим үз-үземә.

Фоат абый үзе ул чакта туган авылы Әхмәттән йөреп  МТСта эшләгән. Инде өй-ләнергә сүз куешкач та, яшь кәләшен өенә атта гы-на алып кайтасы килмәгән. МТС директоры Александр Ефремовтан гозерләп машина сораган. Безнең заманның “Лимузины” кебек була инде бу.

Яшь гаилә Буада төпләнә. Асия кибеттә эшли башлый, озакламый ирен дә янына күчәргә күндерә. Соңрак шәһәр үзәгендә йорт җиткезделәр. Аннан районара сәүдә базасына да парлап эшкә килделәр. Шуннан лаеклы ялга киттеләр.

- Җизни белән апаны бер-берсеннән башка күз алдына да китереп булмый. Берничә сәгатькә аерылганда да бер-берсен юксыналар. Ходай озын парлы гомерләр насыйп итсен иде үзләренә ди, - бу йортта еш булырга яраткан сеңелләре Розалия апа. Ике ул үстереп, югары белем биреп, оныклар сөяләр бү-ген бәхетле әби белән бабай. Барысы өчен дә төп нигез якын, өлкәннәр янында оныкларга да рәхәт. Олысы ялларга кайтканда әби белән бабай янына кермичә узмый. Көчле бураннар аркасында оныгының юлга чыкмаганын белеп торса да, әби бу юлы да дүрт таба өчпочмакны пешереп куйды. Студентка дигән тәмле ризык безгә дә насыйп булды.

Күрше урамда гына яшәүче улы Рифкать һәм килене Илсөяр турында тагын да күбрәк сөйлиләр картлар. Яшьләр өлкәннәрне хөрмәт итеп ялларда үзлә-ренә мунчага чакыра башлаганнар иде. Асия апа бу тәртипкә үзгәрешләр керт-те:

- Сездән кайткач үзебезнең өй “шып-шыр” кебек тоела. Иң әйбәте үзегез килегез. Вак-төяк мәшәкатьләр безгә атна буена җитәрлек дәрт өсти. Сез безгә яшьлек калдырып китәсез, - дип балаларын үзләренә мунчага чакыра башлады.

Олыгайган көннәрендә Заһретдиновларның күп-тәнге хыяллары тормышка ашты, икесе дә Хаҗ гамәле кылдылар. Шул рәвешле һәр ата-анага безнең кебек тормышлар, рәхимле балалар, изге сәфәр-ләр насыйп итсен иде ди-гән  теләктә Алтын юбилей каршылады әби белән бабай.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International