Чаңгычыларга старт бирелде

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 10 гыйнвар көнне Наратлыкта чаңгы ярышлары узды. Анда 200дән күбрәк кеше җитезлек сынады.

4-7 сыйныфлар укучылары арасында барлык призлы урыннарны Югары Лашчы мәктәбе укучылары – Данил Сидоров, Рәсим Сәгъдиев, Александр Смирнов, Екатерина Никанорова яуладылар. 8-11 сыйныфлардан пьедесталга шушы ук мәктәптән Динар Низамов, Максим Смолин, Руслан Гомәров, Анна Казначеева, Кристина Григорьева һәм 2 номерлы лицейдан Гүзәл Галиева күтәрелделәр. Студентлардан иң яхшы нәтиҗәләрне Олег Петухов, Алексей Андреев, Станислав Захаров күрсәттеләр. Оешма-предприятиеләр хезмәткәрлә-ре арасында “Буа газы”ннан Сергей Батинга, Сергей Гришинга, Илсур Халитовка, спорт ветераннары арасында Инсаф Гыймалетдиновка, Рәшит Камәретдиновка, Валерий Рубцовка тиңнәр булмады.


Иртәгә, 17 гыйнварда  Наратлык чаңгы юллары чаңгы спортын сөючеләрне – мәктәпләр, урта-махсус, югары уку йортлары укучыларын, оешма-предприятиеләр вәкилләрен, спорт ветераннарын чираттагы бәйгегә чакыра. Шәхси беренчелектә хатын-кызлар өчен дистанция – 3, ир-егетләргә 6 километр. Ярышларга 12 сәгатьтә старт бирелә. Көтеп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International