Яшен суккан 100 яшьлек әбинең бәйрәме

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Кырык Садак авылында яшәүче Миңнегөл Сабирҗанованы 100 яшьлек юбилее белән котладылар.

Йөзъяшәр әбине язмыш җитәрлек сынаган. Ул 3 яшендә әнисез, 20 яшендә ирсез кала. Ә 30 яшендә кеше ышанмаслык вакыйга була. Яшь хатын бәрәңге бакчасыннан кергәч, өйдә аны яшен суга. Әнисе өчен курыккан баласының ачы тавышына кергән күршеләр хатынны җиргә күмәләр. Ходай рәхмәтедер инде, ул терелә.

Хәзер Миңнегөл әби  килене, оныгы, аның хтыны, оныкчыклары белән яши.

Кызганыч, бүгенге көндә улы гына исән түгел. Батыр, сабыр Миңнегөл Нуретдин кызын муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов һәм башкалар котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәбрикләвен һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International