Студентлар оста футболчылар

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
“Студентлар десанты” акциясе кысаларында “Батыр” спорт мәктәбендә шәһәрдәге уку йортларында укучылар арасында мини-футбол үткәрелде. Ул район эчке эшләр бүлеге ярдәме белән узды. Уенда ветеринария техникумы студентлары беренчелекне алдылар.
Социаль белем бирү Академиясе икенче, медицина училищесы студентлары өченче урынны алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International