Бүген Крещение бәйрәме

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 19 гыйнварда, православие вәкилләре Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанның меңләгән кешесе храм һәм чиркәүләрдә булды, сафландырылган изге су алып калырга ашыкты, гайрәте җиткәннәр бәкедәге суга чумды.

 

Татарстан башкаласының 42 гыйбадәтханәсендә иртәдән үк бәйрәм хезмәте башланып китте. Ә Казанда дини йола өчен барлыгы 7 бәке-мәйданчык ясалган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International