Татарстанны томан каплый - ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген көндез һәм кич Татарстанда томан көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
“19 гыйнварда алдагы сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан, күз күреме 500 метр булачак”, - диелгән хәбәрдә.

Үз чиратында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе юлларда билгеле кагыйдәләрне үтәргә тәкъдим итә.
Буран юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Буранда автомобильдә хәрәкәт иткәндә, юл полосасын үзгәртү, узышудан тыелырга кирәк. Буранда күз күреме начар булу сәбәпле, гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кинәт тормозга басмаска тырышу, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан баручы автомобильчеләргә сигнал бирергә кирәк. Буранда хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләр талчыга, шуңа сак булу комачау итмәс.

Балыкчыларга бозда балык тоту һәм шәһәр янына чыгудан тыелып торырга тәкъдим ителә.

Әгәр сез табигатьтә җил көчәюен һәм күз күреме начарлануын сизәсез икән, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмау өчен чарасын күрү зарур. Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник хәленә, бигрәк тә тормоз системасына игътибарлы булырга кирәк.

Бәләгә юлыккан очракта, ашыгыч хезмәтнең  “112” бердәм номерына мөрәҗәгать итү зарур. Шалтыратулар тәүлек дәвамында шәһәр һәм кәрәзле телефоннарыннан бушлай кабул ителә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге ышаныч телефоны: 8-800-100-11-20. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ышаныч телефоны: 8 (843) 292-64-09.

Источник: «Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International