Урлаулар кимегән, ДТПлар арткан

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең узган елгы эшчәнлеге республиканың 2нче категорияле 13 полиция бүлеге арасында икенче урынга бәяләнде.

Йомгаклау утырышында бүлек начальнигы Айрат Ханбиков әнә шул хакта хәбәр итте. Ул муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, шәһәр суды рәисе Рафаэль Шамионов, шә-һәр прокуроры урынбасары Алмаз Сөләйманов һәм коллегалары алдында чыгышын җинаятьләр статистикасын китерүдән башлады. Узган ел районда 314 хокук бозу очрагы тер-кәлгән –  2013 елдагыга караганда 3 фактка күбрәк.
Кайсы җинаятьләр күбәйгән?

Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле фактлар артты. Узган ел ул 13кә (2013 елда - 9) тиң. Хокук бозучыларның күпчелеге синтетик “кәефләндергеч”ләр белән “эләккән-нәр”. Җәмәгать урыннарында кылынган җинаять-ләр 13кә күбәйгән (2012 елда – 76, 2013 елда – 78). Болар – урлаулар, талаулар һәм мошенниклык. Узган ел балигъ булмаганнар да күбрәк тәртип бозганнар. Барлыгы 17 очрак (2013 елда – 12). Яшүс-мерләр күбесенчә урлаганнар, талаганнар, транспортны куып алып киткән-нәр. Артым юл-транспорт һәлакәтләренә дә кагыла. 2013 елда 39 ДТП теркәл-сә, 2014 елда – 47. Соңгысында 10 кеше һәлак булган, 50се төрле дәрәҗәдә-ге тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең күбесендә исерек һәм тизлек яратучы автомобиль йөртүчеләр гаепле. Айрат Ханбиков әлеге подразделениенең эшен гомумән алганда, “нәтиҗәле” дип билгеләсә дә, минуслы ягын да әйтеп үтте.

- Сезнең тарафтан наркотикларның һәм коралның законсыз әйләнеше буенча теркәлгән бер генә очрак та юк. Быел бу өлкәдә эш-не көчәйтергә кирәк, - диде ул.

Кайсылары
кимегән?

Аерым авыр һәм авыр җи-наятьләр азрак теркәлгән. Алар 55 (2013 елда – 61). Болар, нигездә, зур күләм-дә урлаулар, наркотик сатулар, янап талап алулар һәм башкалар. Икътисади өлкәдәге закон бозулар са-ны да кимү ягында. Узган елгы 32 очрактан 28гә төш-кән. Аларны мошенниклык, ялган акча белән түләү, ришвәт алу кебек, кредит-банк өлкәсендә һәм вазифаи хокук бозулар тәшкил итә. Көнкүреш җинаятьләр 24 очрак (2013 елда 28) теркәлгән. 2014 елда полиция статистикасының беренче баскычында торган урлаулар күрсәткече 10га чигенгән. Барлыгы 127 факт.

әбәпләре генә үз-гәрмәгән – авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең терлек, техника җиһазлары югалуга битараф калулары, полицейскийлар күп тапкырлар ки-сәтсәләр дә, территорияләрнең тиешенчә сакланмавы, яктыртылмавы, вакыйга турында оператив хәбәр ителмәү, шаһитлар булмау. Бүлек начальнигы уку йортларында кесә телефоннары югалу мәсьәлә-сенә аерым тукталды.



-  Кечерәк сыйныфлар җи-тәкчеләре укучыларның “сотовыйларын” дәрес алдыннан бер әрҗәгә җыеп куеп, ул беткәч кире тарату системасын кертү турында уйларга кирәк, - дип тәкъдим кертте бу уңайдан киңәшмәдә катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов.


Былтыргы эшчәнлекне уңай бәяләүче тагын бер факт – җинаятьләрне ачу 78,3 процент тәшкил иткән. Алдагы елда 77,3 процент иде.
- Бу – профессиональлекне үстерү, җентекле анализ ясарга өйрәнү, профилактика эшен активлаштыру нәтиҗәсе, - диде “баш” полицейский.
Исемнәре өстә әйтелгән хокук саклау органы вәкилләре дә полициянең еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International