Хөрмәтле сайтны укучылар!

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең юбилейлы елы җитте. Еллар узган саен сугыш дәһшәте белән күзгә-күз очрашкан буынның са-фы сирәгәя. Хәтер дә алар белән китә...

Кадерле укучыларыбыз! Кадерле вакытны кулдан ычкындырырга ярамый!

 Безнең газета "Байрак"  бу уңайдан “Сугыш минем хә-тердә...” исемле конкурс игълан итә.

Җиңүне якынайт-кан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары каләменнән тетрәндергеч мизгелләр, балачакның нәүмиз кичерешләре, ятимлек ачысы, толлык хәсрәте турында иң яхшы, күңелгә үтәрлек язмаларны “Байрак”ның битләрендә урнаштырыр идек.

Материалларны Буа шәһәре, К. Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча редакциягә почта аша яки 
bayrakbua@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә мөмкин.

 Җиңүче өч автор бүләкләнәчәк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International