Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Якташларның матур гадәте
2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, райондашлар янына күчтәнәчләр белән кайту “Буа якташлыгы” җәмгыяте әгъзаларының матур гадәтенә әверелде. Узган шимбәдә дә алар картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, үзәк китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
“Китап укый-укый
чәй эчегез”
Интернат-йортның икенче катындагы залда кунаклар килүенә барысы да әзер иде. Аларны әби-бабайлар аллы-гөлле күлмәкләрен киеп өстәл артында, район һәвәскәрләре сәхнәдә дәртле җырларын яңгыратып көттеләр. Ниһаять, ишектән елмаеп “Якташлык” президенты Ирек Закиров, секретаре Эрнст Вәлиев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, “Татптицепром” җәм-гыятенең генераль директоры Марс Алиев, шагыйрь Ренат Харис, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов килеп керделәр. Һәрберсе өлкәннәр янына туктап исәнләштеләр, хәлләрен сорадылар. Аннан сәхнәгә менеп сүз алдылар.
- Ел саен бу йортка кайтуны бурычыбыз дип саныйбыз. Чөнки сез авыр хез-мәт юлы үтеп, безгә, бала-ларыбызга, якты киләчәк бүләк иткән кешеләр. Мо-ның өчен рөхсәт итегез бү-ген сезне кадерләргә! Якташларыгыздан табындагы пешкән ризыкларны, күчтәнәчләр тутырган пакетларны, 160 данә китапны кабул итеп алыгызчы! Кыскасы, китап укый-укый, рәхәтләнеп чәй эчегез! - диде Ирек Закиров зур гаиләгә мөрәҗәгать итеп. Башка якташлылар да әби-бабайларга озын гомер, саулык теләделәр, ки-ләчәктә мондый күңелле очрашулар дәвам итәчәгенә ышандырдылар.
Ренат Харис –
балалар янында
Ә үзәк китапханәдә кунакларны, алар арасыннан бигрәк тә шагыйрь Ренат Харисны балалар көтте. Ренат абыйлары буш кул белән кермәде, ул нәни дусларына багышлап язган шигырьләрен алып килгән. Укучылар аны тын да алмыйча тыңладылар, шигырьләрнең кызыклы урыннарында рәхәтләнеп көлделәр.
- Балалар! Безнең районнан ни өчен шулкадәр күп министрлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, зур җитәкчеләр, җырчылар, шагыйрьләр чыккан дип уйлыйсыз? Сере – китап укуда. Без бүген аларны сезгә күп итеп алып килдек. Укыгыз, иҗат белән шөгыльләнегез! Ә иң осталарга, гадәттәгечә, минем исемемдәге премия биреләчәк, - диде ул. Аннан соң сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәлә-ләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова якташлар алып кайткан китаплар 3 шәһәр һәм 33 авыл китапханәләренә таратылачагын әйтте. Соңыннан кунаклар китапханә тормышы белән якыннан таныштылар.
Герой якташларны
искә алып...
Якташлар үзәк мәйдандагы мемориаль комплекс төзелеше белән танышканнан соң, туган якны өй-рәнү музеена килделәр. Анда аларны район ветераннар Советы әгъзалары Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча комитеты әгъзалары каршы алды. Музей директоры Люция Әхмәтҗәнова җитәкчелегендә “Якташлар – безнең горурлыгыбыз”, Бөек Ватан сугышы чорына багышланган залларны бергәләшеп карагач, Бөек Җиңү-нең 70 еллыгына багышланган чаралар хакында да сөйләшүләр алып бардылар. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев шә-һәрдәге мемориаль комплекс төзелешенә 500 мең сумнан күбрәк өлеш керт-кән “Буа якташлыгы” җәм-гыяте әгъзаларына чын кү-ңелдән рәхмәт әйттеләр. Җиңүнең юбилей датасы уңаеннан районда алып барылган әзерлек эшләренең барышы хакында да сөйләштеләр. Кунаклар ки-ләчәктә дә әлеге изге эшкә ярдәм итә-чәкләренә вәгъ-дә итеп саубуллашып китеп бардылар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз