Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Безнең “полк кызы”
2015 елның 23 гыйнвары, җомга
“Комсомолка, чибәр, спортчы” диярләр иде шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе укучысы, редакциянең “полк кызы” Татьяна Попова турында совет заманы баласы булса. Хәзерге вакытта дәресләр, өстәмә дәресләр арасында бөтерелгән Танюшабыздан бәйрәме уңаеннан ничек тә “ике генә сүз” әйттерә алдык.
“Бәлки укытучы булырмын”
Уку йортында бишенчеләр-унберенчеләр арасында бердәнбер Татьяна икән “кызыбыз”. Шуңа күрә дә иң зур “порция” котлаулар, тәбрикләүләр дә аның адресына тия. Ә әнисе Людмила ел саен бүләк әзерли. Шундый кызың булсын әле! Танюша бишенче сыйныфтан алып гел “бишле”гә генә укый, Җәмгыять белеме, математика, әдәбият, тарих – иң яраткан дәресләре. Тел төбен “тарткалый-тарткалый” чыгарылыш Татьянаның киләчәктә укытучы булырга каршы түгеллеген аңладым.
-Балалар белән эшләргә яратам, - ди кыз. Ә беркөнне җәмгыять белеме укытучысы Надежда Юрьевна Казначеевадан сорап укытучы булып карады – сыйныфташлары алдында дәрес алып барды. Соңыннан укытучы яшь “коллегасын” чын күңелдән мактады.
“Кутюрье” Татьянадан мәктәп формасы
Танечкада күптән түгел яңа талант ачылды – аңарда киемнәрне модельләштерү сәләте “йоклаган” булган ләбаса! Технология укытучысы Наталья Алексеевна Шадрина тергезеп җибәрде аны. Алдан Танюша бишенчы сыйныф кызына үзе иҗат иткән купшы күлмәк текте. Аннары үзе модельләштергән мәктәп формасы белән технология фәне буенча район олимпиадасында җиңде.
- Минем форманы яшьләр дә ошаттылар, чөнки ул без яратып кия торган джинс материалдан. Унберенчеләр өчен комбинезон, бишенчеләргә – сарафан. Мин формага карата мәктәп куйган таләпләрне дә үтәргә, шулай ук аның укучылар өчен уңайлы, матур актулаь булуы өчен дә тырыштым. Күрәсең, укытучылар да минем фикердә булганнар. Мин җиңдем,- дип сөйкемле итеп елмая кыз. Моңа Танюшаның матур итеп рәсем ясау осталыгы да ярдәм итәдер. Кечкенә сыйныфлардан күпме конкурсларда җиңүче кыз бит ул.
Танюшаны тагын “кытыклап” куям:
- Бәлки, модельер булырсың? “Кутюрье Татьяна Поповадан киемнәр” – заманча яңгырый дип тапмыйсыңмы? - дим. Әңгәмәдәшем серле итеп елмайды гына. Безнең Танюша гитарада да уйный әле, дәресләр алды. Аның сәхнә таланты шунда тәмамланды, дип уйлый күрмәгез. Соңгы вакытта Татьяна Попова хәтта район дәрәҗәсендәге чараларны алып баручы буларак та популярлашты. Мондый танылу гади генә мәктәп иҗат концертыннан башланды. Тагын бер яраткан шөгыле – пешерергә ярата. Әнисе эштән кичке ашка заказлар гына биреп тора – Танюшадан пилмәннәр, салатлар, бәлешләр ул кайткан төшкә инде әзер була.
Менә шундый ул безнең редакциянең “полк кызы”! Соңгы соравымны бирәм:
- Таня, бүгенге яшьләр әти-әниләреннән нәрсәсе белән аерыла?
- Яшьләр техник яктан грамоталы, күп беләләр, ләкин аларга омтылыш, максатчанлык җитми, дип саныйм, - ди, ә Татьяналар көне уңаеннан барлык адашларына уңышлар, мәхәббәт, бәхет тели. Ә без Танюша бердәм дәүләт имтиханнарын әйбәт биреп, үзе теләгән вуз студенты булу дәрәҗәсенә ирешсә иде, дибез.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Инкубаторлардан алып GPS-янчыкларга кадәр: Татарстан мәктәп укучылары «Мәктәп бизнес-старты» финалында бизнес-идеяләрне тәкъдир иттеләр
«Мәктәп бизнес-старты» проектының финал слеты бөтен республикадан 120 яшь эшмәкәрне җыйды һәм чын идеяләр ярминкәсенә әверелде — традицияләрне сакчыл яңартудан алып кыю технологик карарларга кадәр. Финалга Казан, Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм Сарман районнарыннан 12 команда килеп җитте. Проектларның икътисадый өлешен яклауда укучылар исәпләүләр генә түгел, креативлык, базарны тоя белү һәм тиз җайлашу сәләтен дә күрсәттеләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: эссе һава торышы – сезонның рәсми ачылышына кадәр су коену өчен сәбәп түгел
Урнашкан эссе һава су коену сезонын ачу өчен нигез булып тормый. Белгечләр кисәтә: һава һәм су температурасының кискен үзгәрүе сулыкларда көзән җыеруга һәм кешеләрнең үлеменә китерергә мөмкин. Коткару постлары әлегә кизү торуга керешмәде.
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз