Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Буа театрына 100 яшь тула
2015 елның 6 феврале, җомга
Буа дәүләт драма театрының бер гасырлык тарихы булуны раслаучы язмалар сакланган – бездә 1915 елда укытучы Әкрам Мифтахетдинов җитәкчелегендә беренче татар спектаклен куярга җыенганнар. Тик тамаша, татарча цензура булмауга сылтау итеп, тәки уйналмый калган. Рөхсәт булмаган.
Кызганычка каршы, Әкрам Мифтахетдинов турында әлегә тулырак мәгълүмат табу мөмкин булмады. Ләкин аның башлангычы быел җирле театрның гасырлык юбилеен бәйрәм итәргә форсат бирә. Буа сәхнәсендә спектакль уйнала – ике елга соңрак, февраль революциясен-нән соң. Татар шәкертләре, укытучылары 1917 ел-ның 4 маенда “Казанга сәяхәт”не сәхнәләштерәләр. Тагын бер елдан көчкә эш-ләп килгән театр түгәрәге 20 кешелек труппага әверелә, артистлар өчен пансион ачыла. Спектакльләр атнага дүртәр тапкыр күр-сәтелә башлый. Шәһәрнең иң яхшы йортларының берсе театр кую өчен бирелә, ул “Буа шәһәр театры” дип атала башлый. 1918-19 ел-ларда труппага Казан артистлары Камал I, Камал II, Мутин, Камская, Айдаров, Айдарский, З. Богданова һәм башкалар кайталар. Профессионаллар ике ел буе Буа татар театырында эшлиләр һәм, “дилбегәне” һәвәскәрләргә калдырып, китәләр. 1924 елда Буага Татарстанның беренче атказанган артисты Бари Тарханов килә. Ул хөкү-мәттән ярдәм сорап, Буада татар театры өчен йорт салдыра. Җирле театрга Габдулла Кариев исеме бирелә. 12 кешелек Тарханов труппасы эшләгән чор Буа татар театрының иң гөрләгән чагы була. 1926 елдан Тарханов эшен Зө-ләйха Богданова дәвам итә. 1949 елга кадәр театр “колхоз-совхоз” дәрәҗә-сендә эшләп килә һәм ябыла.
Бөек Ватан сугышы елларында Күчмә театр безнең җирлектә төпләнә һәм 1950 елларгача иҗат итә. Соңрак халык театрлары дәрәҗәсендә, үзешчән нигездә булса да, һәвәскәр-ләр салган традицияләр дәвам итә.
Профессиональ Буа дәү-ләт драма театры – театрның бүгенге көне инде. Аның гастрольләре өчен район-республика территориясе күптән тарайды, буалы артистлар Уралда, Себердә, Түбән Новгород, Пенза ягында, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәр-ләрендә яшәүче тамашачы алдында сәхнә тота. Аны халык та, Татарстан Мәдәният министрлыгы да, дәүләти даирәләр җит-ди кабул итә.
Гасырлык юбилей уңаеннан Буа дәүләт драма театры директоры-баш режиссеры Раил САДРИЕВка
берничә сорау юлладык.
- Раил Илдарович, йөз еллык – саллы дата. Олы юбилейны ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?
- 16 марттан Буада беренче тапкыр “Театраль Буа-2015” декадасы башланачак. Бу театрның гасырлык юбилее бәйрәменә старт алу да булачак. Чарага театр сәнгатен пропагандалау, яшьләргә эстетик, патриотик тәрбия бирү, театрларны, артистларны аралаштыру миссиясе дә йөкләнә. Декадага республиканың атаклы Камал, Тинчурин театрлары, барлык районнардагы коллективлар, “Әкият” курчак театры, Мордва милли драма театры, Габдулла Кариев исемендәге яшьләр тамашачы театры, Чуашстанның М. Сеспель исемендәге яшь тамашачы театры, Димитровградның А. Н. Островский исемендәге драма театры киләчәк. Сүз уңаеннан, камаллылар безнең районда соңгы тапкыр 8 ел элек чыгыш ясаганнар. Буа театры татар һәм рус телендә ике премьера күрсәтәчәк. Ә 31 мартка минем шоу-эмоция “Пәри” планлаштырылды. Спектакльләр татар, рус, чуаш телләрендә булачак. Кыскасы, тамашачыга сайлау зур булачак. Декадада мөхтәрәм драматург, мәрхүм Туфан ага Миңнуллинның быел театр дөньясы зурлап билгеләп үтүче 80 еллыгы билгеле урын алачак. Илдар Матуров һәм Римзил Вәлиев авторлыгындагы “Туфан – Туфан инде ул” дип аталган документаль фильмны тәкъдир итү 23 март-та оештырылачак. Әлеге грандиоз вакыйганың Буада узуы, дистәләгән театрның нәкъ бездә җыелуы районыбыз өчен дәрәҗә, дип саныйм һәм декаданың киләчәктә үз фондын оештырып, фестиваль булып китәчәгенә чын күңелдән ышанам.
- Быел тагын бер колачлы юбилей – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Буа театры репертуарында әлеге тема нинди чагылыш таба?
- Борис Васильевның “А зори здесь тихие” әсәрен сәхнәләштерергә җыенабыз. Аңлыйбыз, бик җаваплы хезмәт. Аны Мәскәү режиссеры Алексей Козлов сәхнәгә куячак. Старшина Васковны үзем уйнарга җыенам. 9 Май көнне тамашаны рус һәм татар телләрендә күрсәтәчәкбез. Спектакль белән җәй көне Новочеркасскта, Новгород, Мәскәү, Ярославльдә үтәчәк театр фестивальләрендә катнашырга уйлыйбыз . Шулай ук мартта театрның попечительләр советы утырышын үткәрәбез, түгәрәк өстәл артында киңәшеп, планнар корачакбыз.
-Туктагыз, ә Толымбайдагы “Тамак” ресторанында бу нинди тамаша? Гөр киләсез?
- Әйе, гөр килеп “Тамак-2” сериалының дәвамын төшерәбез. Берьюлы өч камера белән!
- Сер булмаса, киләсе серияләрдә телевизор караучыларны нинди кызыклар көтә?
- Алдагы персонажларга керәшен егете Кирилл кушылды. Уйнаучылар составында үзгәрешләр бар. Бу өлештә күп танылган артистлар катнаша: Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фәсихов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илсаф, Ринат Рәхмәтуллин, Шамкай, Равил Шәрәфиев, Резеда Шәрәфиева, Фән Вәлиәхмәтов, “Кредит” төркеме, Рифат Зарипов. Барысын да алдан сөйләп куймыйм. Сериалның дәвамы экранга май ахыры-җәй башында чыгачак.
Язманы Илсөяр МӨХӘММӘТҖАНОВА әзерләде.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
декабрь, 2025 ел
2025 елның 5 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз явым-төшем.
900дән артык татарстанлы почта аша техник реабилитация чаралары алачак
Россия почтасы Хезмәт министрлыгы һәм социаль фондның инвалидлар өчен дәүләт гарантияләрен гамәлгә ашыру буенча aедераль проекты кысаларында республика халкына тернәкләндерү буенча техник чаралар китерүне дәвам итә.
Татарстанлылар Яңа ел алды ташламасы белән газета-журналларга язылырга мөмкин
3-13 декабрьдә Россия Почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 20% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.
3
декабрь, 2025 ел
2025 елның 04 декабренә Буа районында территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз