Тәрәзә караңгылатуда чама бел

2015 елның 6 феврале, җомга
1 февральдән транспортта йөртүченең күрү мөмкинлеген чикләүче өстәмә әйберләр урнаштыру яки тонировкалау тагын да кыйммәткә төшәчәк.


Моңарчы аңа бу хакта ки-сәтү ясала һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.5 маддәсенең 3.1 бүлеге нигезендә штрафка тарталар иде. Хә-зер мондый төр кагыйдә бозу очрагы кабатланса, җитешсезлекне бетерергә ун көн  бирелә. Бу таләпне үтәмәгән транспортчыга карата өстә әйтелгән кодексның 19.3 маддәсенең 1 бүлеге буенча административ эш кузгатыла. Анысын җәмәгать суды тикше-рәчәк.


Транспортта йөртүченең күрү мөмкинлеген чикләүче өстәмә әйберләр урнаштыруда яки өслекләр төшерүдә искәрмәләр дә бар. Мәсәлән, массасы 3,5 (N1 категорияле), 5 (М2) тоннадан артмаган җиңел автомобильнең алгы тә-рәзәсенең өске өлешенә киңлеге 14 сантиметрлы үтә күренмәле төсле элпә ябыштыру рөхсәт ителә. Моны эшләү массасы 3,5 (N2), 5 (М3) һәм 12 тоннадан күбрәк булган транспорт хуҗаларына да ярый, тик бу очракта элпә  пыяла чистарткычның “эш” зонасына кермәскә тиеш.


Россия Хөкүмәтенең 706 номерлы карарында тран-спорттагы җилдән саклаучы пыялаларның яктылык үткәрү дәрәҗәсе дә билгеләнгән. Ул алдагы һәм алгы ишекләр тәрәзәләре пыялаларында 70 про- центтан да ким булмаска тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International