Үзидарә башлыгы Радик Вәлиев һәр тармакның эшчәнлегенә бәя биреп узды. Шәхси секторда мөгезле эре терлек һәм сыер ас-раучылар күбәйгән. Дәү-ләткә сөт, ит сату арткан. Республика программасы буенча авыл урамнарында электр линияләренә реконструкция үткәрелгән. Урамнарда яктырткычлар эленгән. Узган ел халык бик теләк белән референдумда катнашкан. Быел да аның уңышлы узачагына ышана алар. Аннан җыелачак акчага нинди эшләр эшләнәсен бергәләп хәл иткәннәр инде. Һәр йортның өченчесендә кое булса да, Ташкичүдә бүген сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе проб-лема булып кала. Җир астындагы су катламын геодизик эзләнүләр буенча казып караганнар. Тик әлегә сыйфатлысын тапмаганнар.
- Эзләнүләрне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Бу эш-ләрне башкарып чыгу өчен 28 миллион сум акча таләп ителә. Аз сумма түгел бу. Безгә тырышып эшләргә генә кала,- ди Радик Вәлиев.
Мәдәният йортының түшә-мен алмаштырасы бар. Үзидарәнең моңа беркүпме акчасы булса да, ул җитеп бетми. Җыелышта катнашкан “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы “Дружба” филиалы директоры Әлфакъ Нигъмәтуллин булышачагын вәгъдә итте. -Узган ел балалар бакчасына ремонт үткәрелде. Хәзер нәниләр заманча шартларда тәрбияләнеп үсәләр. Безнең гозеребезне уңай хәл иткәнегез, һәрдаим булышып торуыгыз өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез,- диде әниләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутовның да әйтер сүзе күп иде:
-Бүген сез үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртырга тиешсез. Урта мәктәптәге спорт залы буш тормасын. Менә районда 3нче спартакиада башланды. Барлык оешмалар да үзләренең командалары белән спорт төрләрендә катнашалар. Авылда да моны оештырып була бит. Элек сездә болар үткәре-лә иде бит,- диде ул.
Әлфакъ Нигъмәтуллин кырчылыктагы күрсәткеч-ләргә тукталды. Дирекция тарафыннан терлекчеләр-гә эшләү өчен уңайлы шартлар булдырылса да, заманча саву җиһазлары урнаштырылса да, сөт җи-тештерүдә кимчелекләр бар. Бүген аларда тәүлегенә 2 тонна сөт савыла. Терлек азыгын урлау очраклары да юк түгел икән. Авылда эшкә яраклы 286 кеше исәпләнә, шуларның 62се генә хуҗалык эшләрендә катнаша.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.