Татарстанда тотрыклы санитар-эпидемиологик вәзгыять саклана. Вакцинацияләү ярдәмендә бер төркем инфекцияле чирләрне җиңүгә ирешелгән, ә гриппка каршы прививка ясау соңгы 10 елда авыручылар исәбен 40 тапкырга киметергә ярдәм иткән.
Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеген кайгырту Татарстанның Роспотребнадзор идарәсенең көндәлек эше. 2014 елда 738 меңгә якын инфекцияле чирләр теркәлгән. Гриппны, тын юлы кискен авыруларын исәпкә алмыйча, пневмания очраклары 84 меңнән артып киткән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 5,4 процентка күбрәк. Шулай ук гемораггик лихорадка 6,2 процентка, энтровируслы инфекцияләр 4 тапкырга, С гепатиты - 2,1 процентка, эчәк кискен инфекцияләре 35,4 процентка арткан.
Шул ук вакытта 22 төр инфекцияле авырулар буенча уңай нәтиҗәләргә ирешелгән. 2014 елда грипп йоктыручылар 12 тапкырга, кызамык — 6,2, эпидемик паротит - 50,1 процентка, дезинтерия - 49,1, менингокок инфекциясе - 37, сальмонеллез – 16,3, коклюш – 15,5 процентка кимегән. Дифтерия, кызылча, полиомиелит, столбняк исә бөтенләй күзәтелмәгән. Кызамык та 6 очрак кына билгеләнгән – бу илкүләм күрсәткечтән 22 тапкырга азрак. Гриппка каршы иммунизация нәтиҗәләре исә аеруча сөенечле. 2003-2006 еллар белән чагыштырганда соңгы өч елда бу чирне 40 тапкырга киметә алганнар.
Боларның барысына, билгеле, кисәтү эшчәнлегенә зур әһәмият бирелгәндә генә ирешеп була. Татарстан Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренчә, узган елда иммунобиологик препаратлар сатып алуга 187,3 миллион сум тотылган. Вакцинация үткәрелмәгән булса, инфекцияле чирләр китерергә мөмкин зыян 173 миллион сумга күбрәк булырга тиешле икән.
Республика территориясендә хуҗасыз хайваннар санын тәртипкә салу буенча да эш көйләнгән. Тотылган хайваннар исәбе 16 процентка арткан, ә халыктан моңа бәйле мөрәҗәгатьләр 315кә кимрәк булган. Шул ук вакытта Татарстанның 7 районында котыру чирер йоктыру куркынычы зур булып кала. Апас, Әтнә, Баулы, Югары-Ослан, Яңа Чишмә, Теләче, Чистай районнарында котыру чирен таратучылар булган төлкеләрне ату бөтенләй башкарылмый. Марина Патяшина сүзләренчә, бу инфекциянең таралуына китерергә мөмкин.
Эчә торган суның сыйфатын да Роспотребнадзор даими тикшереп тора. Бүгенге көндә 94,8 процент татарстан халкы тиешле сыйфаттагы су белән тәэмин ителгән. Әмма шәһәрдә бу күрсәткеч 100 процентка якынлашса, авыл җирлегендә нибары 78 процент кына тәшкил итә. Алексеевск, Спас, Питрәч, Арча, Мөслим, Яңа Чишмә районнарындагы су аеруча борчу тудыра.
Азык-төлек сыйфаты да даими игътибар үзәгендә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 2 мең төрдәге продуктның тиешле нормаларга туры килмәве ачыкланган. Бигрәк тә тиз бозыла торган продукцияләрдә, яшел үләннәр, кулинария продукциясе, япон ашларында тискәре микробиологик күрсәткечләргә ия икән.
Россиядә җитештерелгән стандартларга туры килмәгән продукция бик зур күләмдә түгел икән. Тикшерелгәннең 2,7 проценты гына сыйфатсыз булуы ачыкланган. Ә менә Татарстанга чит илләрдән кертелгән нормаларга туры килмәгән продукция күләме 2,5 процентка арткан. 43 тонна азык-төлек сатудан алынган.