Зур сөт тәртиптән башлана

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Моның “серен” җитәкчелек фермага килеп керүгә кү-реп алды – биредә иң гади таләпләр үтәлми.  Булган азык рационланмый, изеп бирелми, хәтта көн тәртибе дә юк. Сөт кенә түгел, маллардан тәүлеклек уртача үсеш алу да түбән тәгәрәгән – ул нибары 440 граммга тиң.
- Белгечләрнең эшләмә-гәнлекләре нәтиҗәсе бу. Беренче чиратта баш зоотехник Фәнис Сәйфетдиновның,- диде муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов.
Теңкәш фермасында да киңәшмәдә катнашучыларны шундый ук картина каршы алды. Монда да шул ук белгечләр хезмәт куя шул.
Ә менә филиалның “Толымбай” бүлекчәсе гүя ае-рым дәүләт. Аңа Фәяз Кә-римов идарә итә. Бер кешенең нинди роль уйнавы барысында да ачык чагыла. Рацион дөрес төзелгән,  терлекләр кардага чыгарылган, алларында салам, печән күп. Иң мөһиме – продукция бар, сөт җитештерү арта. Биредә бозауларны салкын ысул белән үстерү дә үз нәтиҗәсен би-рә.Алардан 665 грамм тәүлеклек үсеш алына. Район җитәкчелеге, белгечләре биредә баш зоотехникның булуы да, булмавы да әһәмияткә ия түгел, дигән фикергә килделәр.   
Аннан соң авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов тулаем бер айлык нәти-җәләр белән таныштырды. Район буенча барысы да әлегә үсештә. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 905кә ишәеп 23368гә җит-те. Моңа иң зур өлешне “Ак Барс Буа” агрофирмасы филиаллары кертте. Атларны аның  1 номерлы “Тахаръял”, 4 номерлы “Вамин-Буа” филиаллары һәм “АгроНур” арттырдылар. Сарыклар “АгроНур”да һәм фермер хуҗалыкларында асрала, аларның баш саннары да ишәйде.
Ит җитештерү 102 про- центка тиң булды. “Вамин-Буа”да аны 149, “АгроНур”-да – 141, “Тахаръял”да 140 процентка җиткерделәр.“Нива”да ул нибары 84 процент булды. “Ямбулат”та  мөгезле эре терлекләрнең һәрберсеннән 730, “Коммуна”да – 791, “Авангард”та 851 грамм  тәүлеклек уртача үсеш алдылар. Биредә дуңгызлардан алынганы да 626 граммга тиң – кайбер хуҗалыкларда эре малдан алынганы да шуннан артмый.
Сөт үткән елның шушы вакытына караганда 791  центнерга күбрәк, барлыгы 26415 центнер җитештерелде. Бу өлкәдә “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы “Дружба” филиалы, “Авангард”  агрофирмасы, “Коммуна” аеруча яхшы эшләделәр. Киметүчеләр арасында “Нива”дан тыш тагын “АгроНур” һәм “Кыят” бар. Бер сыердан сөт саву буенча “Коммуна” лидер. Биредә ул 758 килограммга тиң. “Авангард”-та бер сыердан уртача 660 килограмм сөт саудылар. Шул ук вакытта “Вамин-Буа”да бу сан 289, “Бола”да – 291, “Нива”да 396 килограмм гына тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, “Нива”да мондый тәнкыйтьтән соң да уңай якка үзгәреш юк. “Дружба” ярдәм итеп бир-гән саламны да ташымыйлар. “Боз” язгы ташу белән кузгалса гына инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International