2015 нче елның 14 нче февралендә Буа районының ГХАТ бүлегендә өч гаилә теркәлде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшьләрне һәм килгән кунакларны Гашыйклар көне белән котладылар. Гаиләлеләргә – гаилә бәхете, парсызларга – үз ярларын табып, гаилә коруларын, яратып һәм яратылып яшәүләрен теләп, йөрәк формасындагы шарлар тапшырдылар.