17.02.2015 “Соңгы тамчы каным тамса тамсын, тик антыма таплар кунмасын” исемле телдән журнал Муса Җәлилгә 109 яшь тулуга багышланды. Алып баручы укучыларга сүз биреп торды, ә алар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып бардылар. Муса Җәлилнең шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлары тыңланды.
Иҗаты һәм тормышына багышланган викторина үткәрелде. Укучылар үз чиратында сораулар бирделәр һәм чараның ошаганлыгын әйттеләр.