Бәйрәм белән!

2015 елның 21 феврале, шимбә
23 февраль – Ватан сакчысы көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов районда яшәүче ир-егетләрне тәбрикли:
-Ватан сакчысы булу һәр егетнең мактаулы һөнәре. Илебез өстенә фашист явы килгәндә 10 меңнән күбрәк якташыбыз кулларына корал алып ил иминлеге сагына бастылар. Егетләребез Әфганистан, Чеченя республикаларында хәрби бурычларын ахыргача үҗәделәр, батырлык үрнәге күрсәттеләр. Ватаныбыз азатлыгы хакына башларын салганнарны данлыйбыз, исәннәр алдында баш иябез.
Бәйрәм уңаеннан барлык ир-егетләргә исәнлек, гаилә иминлеге, уяулык телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International