Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Үзешчән артист әтием турында
2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Күптән түгел район газетасында Буа театрына 100 яшь тулу турында язманы укыдым. Ничектер әлеге дата күңелемне нечкәртте: исән булса, бу әтием Фатыйх Исхаковның да бәйрәме булыр иде – ул ничәмә еллар сәхнәдән төшмәгән кеше бит.
Хәтерләсәгез, элек һәр якшәмбедә радиоалгычлардан татарча спектакльләр тапшыралар иде. Ул гадәт-тә көндезге икеләрдә башлана. Әти шушы вакытка бар эшен ташлап, иркен-ләп радио алдына утыра иде. Менә спектакль башлана, артистлар сөйли, әтием аларга кушыла. Аларның рольдәге сүзлә-рен өтерен дә төшереп калдырмыйча сөйләп тора. “Зәңгәр шәл”дәге Булатны, “Беренче театр”дан Вәлине, “Галиябану”дан Хәлилне, тагын күп рольләрне шулай кабатлап бара иде. Аның бу гадәтенә без дә сәерсенми идек. Соңрак аңладым бу гадәт кенә булмаган, әтиемдә “артист” рухы картайган көннәрендә дә югалмаган.
Театр уйнаулары турында безгә ничек әсәрләнеп сөйли иде ул. Бөек Ватан сугышына кадәр ун еллап район клубы каршындагы драма түгәрәгендә шө-гыльләнгән. Түгәрәкнең җитәкчесе Зөләйха апа Богданова булган. Аның бер күзе имгәнгән иде. Мичкә тыгылган утынга пу-ля кысылып калган була. Зөләйха апа пүләнгә ут элдергәч ул шартлый һәм артистның күзен яралый. Әти бу хәлдән соң безгә, балаларына, ут белән бик сак, игътибарлы булырга кирәк, дип җае чыккан саен кисәтә иде.
Үзешчән артистларның театр тормышы кич, эштән соң башалана. Әти “артист” коллегалары белән атларда, җәй көне хәтта велосипедларга атланып күпме авылларда театрлар куйганнар. “Зәңгәр шәл”не, “Ташкыннар”ны, тагын күп әсәрләрне уйнаганнар. Әти үзе чәчтараш булып эшләгән. Әни медицина училищесын тәмамлаган. Әтинең кичләр буе “югалуына” ничектер аңлап караган булса кирәк. Бу нигездә талашканнарын хәтерләмим. Көнләшсәң көнләшерлек тә, әти бик матур кеше иде, гармунда, курайда өздереп уйный. Аның сәләте азрак безгә, балаларына да, күчкән. Мәрхүм абыем музыкаль взводта хезмәт итте.
Театр һәр заманда булган. Минемчә, Буа театрының 100 еллыгы уңаеннан тагын бик күп кешеләрне, үзешчән артистларны искә алырга форсат бар. Әтиемнең театрда уйнаган чагындагы фотоларны кадерләп саклыйм. Берсен газета битендә бастырырга да бирдем. Бәлки кемнәрдер анда үзләренең туганнарын, якыннарын да танып алырлар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз