Рассада утыртабыз

2015 елның 27 феврале, җомга
Яшелчәгә бәяләр быел җир эшенә өстән караучыларны да бил бөгәргә өйрәтер кебек. Ә бакчадан өзеп ашау өчен эшне бүген башларга кирәк – рассада өчен орлыклар чәчәргә. Әлеге кризиска каршы чараларның берсен хәзерге көн өчен бик актуаль санадык һәм яхшы рассада үстерү серен газетаның беренче битендә үк уртаклашырга булдык.
Мәсгуть ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, стажлы агроном, һәвәскәр бакчачы:
-Помидорның иртә өлгерә торган сортларын февраль уртасында, уртачаларны һәм соңлаучыларын март башларында чә-чәргә кирәк. Мул уңыш өчен нинди орлык сайларга соң? Иң әйбәте – үзең ясаганы. Бу – гадинең гадие. Иң уңдырышлы сабактан өлгергән помидорны алып орлыкларын кәгазьгә җәеп киптерергә кирәк.  Чәчәр алдыннан сыек марганцовкалы суга салып дезинфекцияләргә онытмагыз. Орлыкларның су өс-тендә йөзеп йөргәннәрен алып атыгыз, төпкә төш-кәннәре – өметле. Туфрак бай булырга тиеш. Бер чи-ләк кара туфракка өч уч ком, утын көле, черемә кушылса, бу – идеаль җирлек. Былтыр помидор, бә-рәңге үскән җирдән туфрак һич туры килми, чөнки аларда авырулар калырга мөмкин. Орлыкларны туфракка 1-2  сантиметр ти-рәнлектә күмегез. Өстен полиэтилен элпә белән каплап, су сибеп, җылыга куярга кирәк. Уртача температура плюс 20 градустан да ким булмасын. Тишелгәч, элпәне алып куегыз. Үсенте пар яфрак җи-бәргәч кенә, аларны зуррак савытларга бер-берсеннән 5-7 сантиметр ара калдырып аерып утыртырга кирәк. Беренче орлык яргыч яфраклар белән бутамагыз. Онытмагыз, үсен-теләр яктылык һәм дым ярата. Ләкин артык сугару котырып үсүгә китерә. Урамда һава температурасы  0 градустан югары булганда, рассадаларны чыныктыра башларга ярый. Башта берәр сәгатькә форточканы ачыгыз. Аннан соң көндез кояш караганда 1-2 сәгатькә салкын урынга чыгарып тотыгыз. Тора-бара – 10-12 сәгатькә.
Язын ачык грунтка утыртканчы парникта тагын бер кат аерып утыртыгыз. Болай эшләгәндә үсентеләрнең тамырлары, сабаклары ныгый, җирдә үсәргә яраклаша,чәчәккә бөреләнә. Помидорлар вакытында өлгерсен өчен бакча туфрагы черемәгә бай булсын.
Хәмит ГЫЙМАТДИНОВ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты, һә-вәскәр бакчачы:
- Мин помидорны, татлы борычны иртә – февраль аенда ук чәчәм. Даими урынга, ягъни парникка, бакчага чыгарып утыртканда үсентеләр 90 көнлек булсалар, иртә өлгерәчәк-ләр. Шулай ук аларның чәчәккә бөреләнгән һәм сабаклары юан булуы да мөһим. Моңа рассадаларны сатып алганда да игътибар итәргә кирәк.
Орлык чәчелгән савытларны тишелеп чыкканчы җы-лы, күчереп утыртканнан соң салкынчарак урында тотам. Һава температурасы 18 градус тирәсе булганда, үсентеләр буйга тиз үсмәячәк, ә тамырлары ныгыячак. Помидорларны күчереп утыртканда үсентеләрне йолкып түгел, ә кайчы белән кисеп алам. Яңа туфраклы савытка (моны һәр культура өчен эшләргә кирәк) үсентеләрне шактый тирәнгә утыртам һәм тернәкләнеп кит-кәнче һәр көнне су сибәм, туфрак юеш торырга тиеш. Бу да үсентеләрнең артык үсеп китмәве өчен яхшы. Шул ук вакытта “яшьләре” дә бара. Болай 15 еллап эшлим инде. Гадәттә, бакчабыздагы помидорлар  июль башында өлгерә. Аларны тизрәк кызарту өчен компост та әзерлим. Моның өчен 2 чиләк яңа сыер тизәген, яртышар чи-ләк тавык тизәген һәм агач көлен 50 литр суга салып 5 көн төнәтергә кирәк. Ан-да помидор сабаклары кушсаң тагын да яхшы. Әзер булган компостны бер чиләккә 1 литр  кушып помидор төпләренә сибәр-гә кирәк. Моны сезонга ике тапкыр – үсентеләр җи-мешләнә башлаганда һәм җимешләнеп беткәч эшләү нәтиҗәле.
Тагын бер киңәш – культураларны төрле авырулардан саклау өчен бакчада да чәчү әйләнешен саклау шарт. Томатка килгәндә, аның өчен кыяр, ташкабак, суган, кишер, аш чөгендере – яхшы элгәрләр. Ә ме-нә алдагы елда үзе, бә-рәңге, баклажан, татлы борыч үскән җиргә утыртырга кирәкми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International