Өйгә эш: күләмен калдырыргамы, кыскартыргамы

2015 елның 27 феврале, җомга
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларга өйгә эш күләмен чикләргә тели. Ул икенче һәм өченче сыйныфларның 1,5, өлкән сыйныфтагыларның 3,5 сәгатьтән күбрәк вакытын алмаска тиеш, дип белдерә. Ә әти-әниләр бу хакта ничек уйлый?
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА, “Яшьлек” спорт мәктәбе баш методисты:
-Укучыга өйгә бирелүче биремнәрнең күләме зур булу бер хәл, аларның кайберләре конкрет түгел һәм аңлашылмый да. Математика, рус теленнән өйгә эш-не бала үзе эшләп куя ала. Ә менә табигать белемен-нән олылар катнашыннан башка мөмкин түгел. Өченче сыйныф укучысына  төрле планнар да төзергә кушалар. Әле ярый Интернет бар. Күп сорауларга шунда җавап табабыз. Өй эшләрне әзерләү, чынлап та, күп вакытны ала. Бала мәктәптән кайткач ашый-эчә һәм кабат дәреслек, ручка, дәфтәр тотып утыра.
Миләүшә КӘБИРОВА, хуҗабикә:
-Укучыга өйгә бирелүче эшне күптән кыскартырга кирәк. Шулкадәр күләмне эшләп бетерергә баланың физик көче җитми, ул артык арый һәм җиңел генә сорауга җавап бирергә дә теләге калмый. Аптырагач, әти-әниләр, ручка дәфтәр алып балага булышырга керешәләр, ә ул, шуны гы-на көткәндәй, читкә китәр-гә тырыша. Күп итеп өй эше бирү бала аның барысын да аңлап һәм яратып эшли, дигән сүз түгел. Аз булсын, күңел биреп башкарырлык булсын.
Сергей СЫСОЕВ, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укытучысы:
- Әгәр дә өйдә дәрес хә-зерләү процессы баланы начар гадәтләргә өйрәтүче урам тормышыннан аерып ала икән, бу бик яхшы. Артыгы кирәкми. Хәер, мин укытучылар башы авырттырырлык дәрәҗәдә өй эшләре бирәләр дип уйламыйм. Барысы да мәктәп программасы кысаларында. Сыйныфта  теманы яхшы үзләштерсә, өйдә аны дәвам итүе җиңел.
Илгиз ШӘРИПОВ, полициянең участок вәкилләре начальнигы:
-Белем алуның  начарлык китергәне юк әле. Олы балам  хәзер институтта укый. Икенче кызым  8 сыйныфта, уку алдынгысы. Мин үзем гел укыгыз, дип өсләрендә торам. Кызыбызны инглиз теле буенча репетиторга да йөртәбез. Бервакытта да зарланмый, аның өй эшләренә да, ял итәргә дә вакыты кала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International