Фермерлар яхшырак эшләргә тиеш

2015 елның 27 феврале, җомга
Районда игенчелек белән 64 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә, аларның җирләре районның сөрү җирләренең 25 процентын алып тора. Араларында бөртеклеләрдән, шикәр чөгендереннән мул уңыш үстерүчеләр дә, җир эшен аңлап бетермәүчеләр дә бар. Район Советының утырышлар залында бер-бер артлы узган җитди сөйләшүләр һәрберсенең узган елгы күрсәткечләрен анализлауга һәм алда торган бурычларын барлауга багышланды.
Күрсәткечләр чуар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов таныштырганнан күренгән-чә, фермерлар үткән елда, бөртек берәмлегенә күчереп исәпләгәндә, һәр гектардан уртача 23,6 центнер уңыш алганнар. Район буенча бу сан 27,7 центнерга тиң. Бик-Үтидән Җә-мил Дәүләтшин 500 гектардан уртача 36,9, Яңа Тин-чәледән Фәнис Шәрәфетдинов 400 гектар мәйданнан 36,2, Түбән Наратбаштан Фәнил Кадыйров 1730 гектардан 34,4 центнер бөртек берәмлеге алган. Аерым бөртеклеләргә кил-гәндә, Яңа Тинчәледән Марат Хәсәнов һәр гектардан уртача 33,2, Ф. Шәрә-фетдинов – 31,2, Яңа Тинчәледән Эльвира Мифтахетдинова – 28,7, Ф. Кадыйров 25,1, шикәр чөгендереннән Сарсаздан Илнур Хәйретдинов 533, Җ. Дәүләтшин – 360, Яңа Тинчәледән Фәргать Сибгатуллов – 350, Ф. Кадыйров 274 центнер уңыш җыйганнар. Аксудан Фирдүс Салаватуллин белән Илсур Йосыпов бәрәңге, кишер, чө-гендер игү буенча үрнәк бу-лып торалар. Алар Буаны гына түгел, Казан халкын да әлеге яшелчәләр белән тәэмин итәләр. Шул ук вакытта бөртек берәмлеге күрсәткече 8 центнердан артмаучылар да бар. Болар – Фәнил Шәйхаттаров, Фазылҗан Сәлимҗанов.
- Сез хуҗалыкларга караганда яхшырак эшләргә, уңышны зуррак алырга ти-еш, чөнки үзегезгә эшлисез,- диде муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов бигрәк тә артта калучы фермерларга мөрә-җәгать итеп.
Уңышны ничек арттырырга?
Хәмит Гыйматдинов беренче чиратта туфракның уңдырышлылыгын үстерүне һәм саклап калуны кайгыртырга киңәш итте. Мо-ның өчен чәчү әйләнешен булдырырга, борчак, азык культуралары игәргә, карабодай, рапс, донник чәчеп, сидераль пар җирләре булдырырга кирәк. Икенче мөһим фактор – чәчүлекне тулы анализга китерү. Монда бары Фәргать Сибгатуллов, Ташкичүдән Салават Айзатуллин, Яңа Чәчкаптан Сәйдәш Мусин, Кырык Садактан Зөлфия Алләмова, Ташкичүдән  Илдус Хә-лилов, Фирдүс Салаватуллин, Илсур Йосыпов кына бу эшкә җаваплы карыйлар. Азат Айзетуллов барлык фермерларга да 1 мартка кадәр бу эшне тө-гәлләргә кушты. Орлыкка фитопатологик анализ ясауны да гадәткә кертү мәс-лихәт.
- Чәчүлек материалны те-ләсә нинди түгел, ә анализ ачыклаган авыруга каршы препарат белән агулап чәчкәндә генә нәтиҗәсе дә булачак, акча да янга калачак, - диде бу уңайдан Хә-мит Гыйматдинов. Моның тагын бер отышлы ягы бар. “Россельхозүзәк”кә алдагы елда китерелгән күләмнең 52,3 проценты федераль бюджет хисабына тикшереләчәк. Шундый төр яр-дәм орлык чәчүлекләрен апробацияләүгә һәм тер-кәүгә, чәчүлекләрнең фитосанитар торышын тикшерүгә дә бирелә.
Чәчүлеккә карата тагын бер таләп бар. Ул түбән репродукцияле орлык чәч-мәүгә кагыла. Районда берничә орлык хуҗалыгы булганда бу проблеманы хәл итәсе авыр түгел. Җит-мәсә, алар төрле шартлар тәкъдим итәләр. “Авангард” агрофирмасына, мә-сәлән, алдан килешү тө-зеп, соя, рапс, бөртеккә кукуруз үстереп сатарга мөм-кин. “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә сүз хезмәт хакын “конвертта” түләмәү, техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, авыл җирлекләре башлыкларының барысыннан да хә-бәрдар булырга тиешлеге турында да барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International