Мошенниклар ялган хәбәрләр ирештереп акча эшләмәкчеләр

2015 елның 27 феврале, җомга
Узган атнада мошенниклар акча эшләү мәйданы итеп Буа районын сайладылар бугай – алты кешедән якыныгыз бәладә, дигән сылтау белән акча “сыкмакчы” булдылар.
Беренче очрак 15 февраль көнне теркәлде. Төнге уникенче яртыда шәһәрдә яшәүче 46 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше Казанда, танк училищесында хәрби хезмәт үтүче улының аларга 25 мең сум әҗәте барлыгын, шуның аркасында аны подвалда тотулары хакында хәбәр итә. Әйтелгән сумманы түләсәләр, егетне “коткарачакларын” әйтә. Бәхеткә, хатын акыллырак булып чыга: кичекмәстән улының исән-сау икәнен белешә. Икенче көнне мошенниклар шәһәрдәге өч кешенең башын “бутамакчы” булалар. 80 яшьлек әбидән улын “тоткынлыктан” чыгару өчен 20 мең сум сорыйлар. Чираттагысында алдакчылар актерлык сәләтләрен дә эшкә җигәләр – 59 яшьлек хатын-кыз телефон трубкасын алгач, билгесез ир-ат аның улы булып кыйланып, кыйналуы турында сөйли, 25 мең сум акча күчерүен үтенә. Ләкин “улы” ана йөрәген алдый алмый. Тагын бер очракта “шәфкать ияләре” 68 яшьлек әби кешегә оныгын явыз кешеләрдән кыйнаттырмаска тырышуларын әйтәләр. Билгеле, бушка түгел, “яхшылык” бәясе – 20 мең сум.
Соңгы ике мошенниклык очрагы 21 февральдә була. Буалы 65 яшьлек хатын-кызның квартирасында көндез телефон шалтырый. Чыбыкның икенче очында ир-ат аңа киявен урманда тотуларын, 20 мең сум түләсәләр, иреккә чыгаракчакларын хәбәр итә. Хатын-кыз тизрәк полициягә шалтырата. Соңгы фактта мошенникларның “коткару” операциясе очсызлана – алар 54 яшьтәге әнидән улын “иреккә чыгару” өчен 15 мең сум гына таләп итәләр.

Хәзерге көндә мошенниклык очраклары буенча тикшерү эшләре бара. Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге гражданнарны уяу булырга чакыра. Таныш булмаган кеше тиктомалдан ярдәм, очсыз товар тәкъдим итсә, зур отыш хакында хәбәр итсә, һич тә ышанмагыз. Мондый очраклар булса, кичекмәстән, 02, 3-12-88 телефон номерлары аша полициянең кизү тору бүлегенә шалтыратыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International