Киң күңелдә якты җырлар ярала

2015 елның 27 феврале, җомга
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында мөгаллимә, шагыйрә Гөлнур Айзатның 55 яшьлек юбилее кичәсе узды. Тантанага тамашачы зал тутырып килде.

Пәрдә кичәне алып баручылар Нурия Гайнуллованың, Рөстәм Әхмәдуллинның, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән коллегалары Алсу Хөснетдинованың, Сиринә Шәрәфетдинованың Гөлнур ханымның шигырен укуы белән ачылды. Аннан сәхнә түре-нә көчле алкышлар астында юбиляр үзе чыкты. Хөр-мәтләре өчен рәхмәтен җиткергәннән соң күңеле түрендәге иң кайнар сә-ламнәрен җыр итеп тапшырыр өчен сәхнәгә “Сә-лам” җыры белән яшь җырчы Алмаз Хәсәновны чакырды. Алга китеп әйтәм – дүрт сәгать дәвам иткән кичәдә Гөлнур Айзат иҗат иткән җырлар бик күп яңгырады. Араларында көен үзе язганнары да бар. Аларны үзебезнең генә түгел, Россиянең төрле регионнарыннан ерак араларны якын итеп килгән җырчылар – Татарстанның атказанган артисты Рөс-тәм Асаев, Сиринә Зәйнетдинова кебек танылганнар да, үсеп килүче яшьләр дә, районыбыздан Фәния Исхакова, Равил Җәгъфәров, Рәшидә һәм күп көйләр авторы Сәйдәш Хәсәнҗановлар да, Рөстәм Сәрвә-ров, Наил Сөләйманов, Таһир Асылгәрәй кебек талантлы көй язучылар да, юбилярның бертуган апасы Гөлшат Гарифуллина да башкардылар. Гөлшат ханым кубызда да уйнады. Н. Сөләйманов Гөлнур Айзат шигыренә иҗат иткән 24нче җырын яңгыратты. Барысы да аңа мәгънәле җырлары өчен рәхмәт әй-теп, каләменең һәрвакыт тирбәлеп торуын теләде-ләр. Гөлнур Хәлиловна үзе дә шагыйрә, көйче генә тү-гел җырчы да әле. Авырып тавышы беткән чагы булса да, җырламый түзмәде. Баянчылар Фәрит Садриев белән Илдар Нуруллинга кушылды. Кичәдә укыган беренче шигырен, башкарган җырын залда утырган әнисе Рафыйгага, каенанасы Нурданиягә багышлады.

Теләкләр, теләкләр...

Кичәдә катнашкан җырчыларны санап бетереп булмаган кебек, юбилярны тәбрикләргә килүчеләрнең исемнәрен атап чыгу да мөмкин түгел – алар шул кадәр күп иде. Әнә, сәхнәгә Гөлнур ханымның Буадагы беренче киңәшчесе, Иске Суыксу авылыннан шагыйрә Динә апа Камалетдинова күтәрелеп, теләкләрен, билгеле инде, шигырь юлларына төреп әйтте.

- Динә апа, җаным, кичә ге-нә башыңны да күтәрә алмый авырып ята идең бит әле. Олылаганың өчен рәхмәт сиңа,- дип чиксез шатланды юбиляр. Мондый хисләрне һәр чыгыш ясаучы бүләк итте аңа. Якташлары, курсташлары никадәр җылы хатирәләр алып килгәннәр, аның бе-лән горурлануларын әйтә-ләр! Апас районының Иске Әнәле авылыннан элеккеге сыйныфташлары, авылдашлары балачак, яшьлек елларын искә алдылар. Кечкенәдән җырга-моңга бай булган бит ул. Авылда бер генә концерт та аннан башка узмаган. Ул гынамы соң, җәй көннәрендә кичләрен капка төпләрендә дә концерт куйганнар – әнилә-ре гармунда уйнаган, кызлары җырлаган. Биергә, рәсем ясарга да яраткан ул. Мәктәптә ай саен газета чыгарган. Кышын чаңгыда шуган, әле малайлар белән хоккей да уйнаган. 1977 елда Казан дәүләт университетына укырга кергән, анда “Әллүки” иҗат түгәрәгенә, татар халык хорына йөргән.

Ә1982 елның язы Ташкичү авылы егете Азат Айзетуллов белән кавыштыра аны, уллары Идеал, кызлары Назлыгөл дөньяга килә. Бүген яраткан әби белән бабай алар. Иң кадерлеләре дә юбилярны матур бәйрәме белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Тәбрикләүләр-дән кичәге һәм бүгенге укучылары да, коллегалары – районның татар теле укытучылары да читтә калмады.

Буа аны танытты

Хезмәт юлын Буада башлаган Гөлнур Айзетулловага иҗат дөньясында һәм мәгариф өлкәсендә танылу нәкъ биредә килде. Шагыйрь буларак, китаплары, аудиоҗыентыгы дөнья күр-де, укытучы буларак Рәсәй күләмендә дә фәнни укулар, мастер-класслар, семинарлар оештыра, ачык дәресләр үткәрә. Болар өчен бу көнне дә күп рәх-мәт сүзләре адресланды аңа. Район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәр-рис Гайфуллин Татарстанның Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның, мәгариф идарәсенең элеккеге начальнигы Илнар Абзалов Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеевның, Бөтен-дөнья Татар конгрессының Казан оешмасы рәисе урынбасары, Татарстанның Болгар хәйрия фонды вәкиле Рәмзия Галәветдинованың, конгрессның Буа җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдиновның, Буа театры директоры Раил Садриевның һәм башкаларның да сүзләре хөрмәт белән сугарылган иде. Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин бүгенге кичәнең ике районны берләштер-гән, халык шагыйре Ренат Харис районда Әдәбият елын ачу тантанасы да булуын әйттеләр. Ренат Мәгъсүмович Гөлнур Айзатның иҗатына югары бәя биреп, Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын, шәхси туграсын, тормыш аклыгын, иҗат биеклеген символлаштырган букет бүләк итте. Ә чәчәкләр шул ка-дәр күп иде ул кичтә. Юбилярга портретын ясап бү-ләк итүчеләр дә, җырчылардан видеокотлаулар юллаучылар да булды, котлау телеграммаларын да күп җибәрделәр. Юбиляр да җавапсыз калмады – сәхнәгә күтәрелгән һәр-кемгә “Бәхетле бул” аудиоҗыентыгын бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International