Республиканың төрле районнарыннан чакырылган ветераннар узган шимбәдә Казан Кремленең тантаналар залында истәлек бүләген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алдылар. Анда безнең районнан Гариф ага Сафиуллин да чакырылды. Ватан сугышы ордены иясе, “Хәрби казанышлары өчен”, “Сталинградны азат итү өчен”, “Җиңү өчен”,“ ике тапкыр “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән ветеран җылы очрашуга зур теләк белән барды.
Премьер-Министр урынбасары Васил Шәйхразиев белдерүенчә, республика шәһәрләрендә һәм районнарында юбилей медальләрен тапшыру март ае азагына кадәр дәвам итәчәк.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.