Котыру чире куркыныч

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Котыру авыруының нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен белмәгән кеше сирәктер. Районнар ветеринария берләшмәләренең, “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең ветеринария белгечләренең әлеге чирне профилактикалау һәм бетерү буенча актив эш алып баруларына карамастан, ул чигенергә ашыкмый.
Узган елның декабрь аенда районның Кыр-Энәле авылында котыру чире бе-лән авыру очрагы теркәлде. Биредә карантин бетерелгән генә иде әле. Быел мондый очраклар күрше районнарда да күзәтелде. Тәтештә – 1, Апаста 4 очрак теркәлде.  Котыру чирен нигездә төлкеләр тарата, шуңа да кыргый җән-лекләрдән сакланырга ки-рәк. Ул авыру йоктырган хайваннардан тешләгән вакытта яки селәгәе аша күчә. Эпизоотик чылбырда хуҗасыз этләр, мәчеләр төп рольне уйный, чөнки авыл җирлегендә еш кына алар төлкеләр белән контактка керә.
Котыру авыруын профилактикалау өчен төрле  юнәлешле эш алып барыла – халыкка мәгълүмат җиткерелә, йорт хайваннары котыруга каршы вакциналаштырыла, кыргый җәнлекләр атыла. Агымдагы елда гына да 53 төлке атылды.
Профилактикалауда уңышка чараларны комплекслы үткәргәндә генә ирешеп була. Алар ерткыч җәнлекләрнең исәбен алып барудан һәм көйләүдән, этләрне, мәчеләрне, исәпкә алудан һәм теркәүдән, хуҗасыз йорт хайваннары исә-бен киметүдән, иммунитетны профилактикалаудан һәм халык арасында мәгъ-лүмати-аңлату эше алып барудан гыйбарәт.
Шунысын да онытмаска кирәк – котыру чирле хайван кешегә ташланырга һәм нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Ә әлеге чир кешеләр һәм хайваннар өчен гомуми булган төп инфекцияле авырулар төркеменә керә.

Г. АРСЛАНОВА,дәүләт чигендә
һәм транспортта чик буе ветеринария
контроле бүлеге дәүләт инспекторы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International