1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы интернет-музее (TATFRONTU.RU) булдырылды. Анда Татарстанның Милли музеендагы Бөек Ватан сугышына багышланган барлык мәгълүматлар урын алган.
Алардан сугыш чорында республиканың икътисади хәле, социаль тормышы, мәдәнияте, уку-укыту системасы, дини вакыйгалар хакында фәнни мәкаләләр белән танышырга була, Татарстанның 43 районы турында да аерым мәгълүматлар бирелгән. Кайдан күпме кеше сугышта катнашкан, нинди фронтларда сугышканнар, ничәсенә үз туган ягына кайтырга насыйп булган һәм башкалар – барысы да бар. Сайтта сугыш елларында төшерелгән фильмнарны карарга да мөмкин. Ә “Дан” битендә Татарстаннан чыккан Советлар Союзы Геройлары исемлеге урнаштырылган. “Җиңү энциклопедиясе”ндә исә, госпиталь, хәрби завод объектлары, фронт кирәк-яраклары җитештергән фабрикалар урнашкан урыннарның картасы китерелә. “Хәтер китабы” да тулысынча виртуаль музейда урын алган.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.