Агрономга кайчан да эш бетми

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Хәмит кечкенәдән башка балалар кебек тимер-томырны түгел, ә үсемлекләрне үз итте – бакчада чәчәкләр үстерде, орлыкларын да үзе әзерләде. Әле 5-6 сыйныфларда укыганда ук бакчаларында көпчәк дискыннан һәм полиэтиленнан күл ясап, тирәсенә  камыш  утыртты. Агроном һөнәрен сайларга исә әнисе киңәш бирде: “Җир эшен яратасың, авылда безнең янда калырга да кеше кирәк, Тәтеш техникумына укырга барасыңмы әллә”,- диде ул. Егет һич ике-ләнмичә ризалашты.

Уку йортын тәмамлауга туган авылы Яңа Чәчкапка, СССРның 60 еллыгы исемендәге колхозга кайта. 26 көн сыйфат инспекторы булып эшли дә, армия сафларына китә. Хезмәтен тутырып кайтуының өченче көнендә үк комплекслы бригада бригадиры итеп чакыралар. Башкарып чыга алмам дип, ризалашмый. Ә тагын ике көннән спорт инструкторы һәм комсомол секретаре итеп билгелиләр. Бер елдан орлыкчылык буенча агроном урыны бушый. Ә бу вазифаны биләүгә гаризаны дүрт кеше яза. Кандидатураны утырыш сайларга ти-еш. Ул чактагы хуҗалык рәисе Әхмәт Сибгатуллин, сиңа эшлисе, дип, моны баш агроном Азат Хәйретдиновка тапшыра. Ул өс-тенлекне яшьлеккә бирә. Шулай итеп, Хәмит 1987 елда сайлаган һөнәре буенча беренче адымнарын ясый һәм  Азат Хәйретдинов белән бергә15 ел эш-ли. Беренче укытучысы пенсиягә киткәч, аны алмаштыра.

- Хезмәт юлымны Азат абый янында башлавым белән мин бик бәхетле. Аның бер тапкыр да тавыш күтәрү түгел, алай эшләргә кирәк иде дип әйткәнен дә хәтерләмим. Гел бер сүздә булдык, аңлашып эшләдек. Күп нәрсәгә өйрән-дем. Аңардан әле дә ки-ңәшләр сорыйм, - ди бүген инде үзенең 30 елга якын стажы булган агроном. Язмыш аңа икенче көчле агроном – Зәкәрия Усманов белән эшләү бәхетен дә бүләк итә. Хәмит Вәгыйзь улы нәкъ аның чакыруы буенча 2010 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә килә. Зәкәрия Абдуллович тырыш, гыйлемле белгечне үзенә алмаш итеп калдырырга тели: “Сине өйрәтеп бетергәч, ялга китәм һәм агрономнар турында китап язам”,- ди. Тик китүе мәңгелеккә була шул. Остазын еш искә ала, киңәшләрен сагына Хәмит.

Менә ничә ел инде ул үзе хуҗалыклар агрономнарының, фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең игенчелек өлкәсендә төп киңәшчесе. Телефоннан шалтыратсалар да, кабинетына керсә-ләр дә, бар белгәнен җиткерергә ашыга. Аның авызыннан беркайчан да “белмим, вакытым юк” дигән сүзләрне ишетмәссең.

- Белгәнеңне яшереп ятуны җинаятькә тиңлим мин. Ә белеп җиткермәгәнне бүтәннәр тәҗрибәсеннән, китаплардан өйрәнәм. Башкача мөмкин түгел. Яңалыкларны нәтиҗәсен тәгаен белгәндә генә башкаларга тәкъдим итәм,- ди. Бу максатта сорт сынау участогындагы мәйданда да, кабинетында да төрле тәҗрибәләр ясый. Бу көн-нәрдә, әнә, бер препаратның тәэсирен тартмага чә-челгән бодайда, бүлмә гөлләрендә сыный. Гөлләр дигәннән, ул аларны ярата, бигрәк тә чәчәк атмый торганнарына өстенлек би-рә. Кабинеты да яшеллек-кә күмелгән. Мин килгәндә аларга су сибә иде. Өйдә аларны чәчәк ата торганнарын яратучы әнисе Тәс-кирә апа белән ярышып үстерәләр. Бакчаларында да чәчәкләрнең ниндиләре генә юк. Рассадаларны да Хәмит әзерли. Ә менә бакчадагы хезмәткә җитешә алмый, чөнки иртә яздан кара көзгә кадәр таңнан чыгып китеп, караңгы төш-кәндә генә өйгә кайта. Гаиләсе җир эшен яхшы белә – хатыны Лилия “Авангард”та баш икътисадчы, әти-әнисе гомер буе колхозда эшләделәр. Шуңа Хәмитнең хезмәтен аңлыйлар. Өлкәннәр уллары белән киленнәрен, бүген студент оныклары Алсу белән Айратны теләкләр теләп озаталар, каршы алалар. Алар өчен балаларының елмаеп кайтып керүе үзе бер бәхет.

Хәмит бу авыр, үтә җаваплы һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Эшенә кунакка шикелле ашкынып бара. Тагын җир куенына салынган орлыкларның тишелүен баланың дөньяга аваз салуын  кебек көтеп алу, үсемлекләрнең үскәнен кү-зәтү һәм уңыш алганда ты-рышлыкның бушка булмавын күрү шатлыгын бер-нәрсәгә дә алыштырмас иде ул.  Үзен башка эштә күз алдына да китерә алмый.

- Бу хакта уйлаганым да юк,- ди ул. Ә яшьләрне әлеге һөнәрне сайларга чакыра. Авыл хуҗалыгы яшәгәндә агроном беркайчан да эшсез калмаячак.

Кичә Хәмит Гыйматдинов 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район җитәкчелегенең, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булган агроном бу көнне үзен хөрмәт иткән хезмәттәшләренең, якыннарының җылы котлауларын кабул итте. Без дә аларга кушылабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International