Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Раисага елмаю килешә
2015 елның 6 марты, җомга
8 Март уңаеннан газета түренә куярлык мәкалә героен эзләдек һәм таптык. Раиса Мөлекованың кулыннан килмәгән эше юк. Кем әйтмешли, судан да камыр куеп, авызда эрерлек тәмле ризыклар пешерә, таш өстендә гөл-чәчәкләр үстерә.
Раиса ханымның камыр азыклары пешерү остасы даны күптән таралган. “Фабричный” булып пеш-кән бәлешләрен, кем әйт-мешли, кулдан тартып алалар. Каян килә бу осталык?
-Әнинең куллары сизгер аның, азрак маең булса, краннан су агызып алып та могҗиза-камыр китереп чыгара, ярты сәгатьтә кабарып та чыга, - ди кызы Альбина. Раиса кулы тигән аш та телең йотарлык була. Ул теләсә нинди кухняны белә, аларның ашларын үз осталары кебек әзерли, кечкенә генә вак-төяген дә калдырмыйча, эшенә китереп пешерә.
Раиса Станиславовна азык пешерү технологиясе институтларын үтмәде. Кая анда? Кечкенәдән әти-әни назыннан мәхрүм булды. Казанга барып сәүдә училищесына укырга кергән иде, финанс хәле кыенлашкач, җитен комбинатына эшкә урнашты. Булачак ире белән дә шунда очрашты. Сөйгән яры бергә булырга сүз кушкач та, рус кызы ике дә уйламыйча өйләнешеп Буага кайтырга ризалашты. Ишле гаилә марҗа киленне баштан икеләнеп кенә кабул иткән иде. Бөтен сүзгә мөлаем елмаю белән генә җавап бирүче яшь хатын янында тора-бара каенатасы белән каенанасы үзләре “биеп” йөри башладылар.
Ә Раиса ханымның гөлләр тулы ишегалды, бакча ту-лы чәчәкләре турында тагын бер мәкалә язарлык. Аларны таш өстендә үсте-рә, дип әйтсәң дә ярый. Карлы авылындагы урман буеннан туфрак алып кайтып, ишегалдында асфальт өстендә клумбалар ясады. Май салкыннарыннан соң, алар чәчәкләргә күмелә.
Кул остасы бик матур бәй-ли дә әле. Раиса апаның ике кызы, улы гына түгел, туганнарының балалары да ул бәйләгән киемнәрне киеп үстеләр.
- Кем өйрәтте сезне боларның барысына да,- дим әле менә хәзер дә сырлап-сырлап бәйләгән йомшак оекбашларын кулыма алып.
-Тормыш. Үзем кия алмаганнарны балаларыма кигезү теләге,- ди бүгенге заман өчен күп балалы ана. Шуннан балалары турында тәмләп сөйләп китте. Хәзер, ире мәрхүм булгач, бар шатлыгы алар. Бәй-рәмнәр, туган көннәр саен әбиләрен бигрәк тә оныклары түземсезлек белән көтәләр. Әле шушы көн-нәрдә генә беренче оныгы Иделиянең туган көне белән котлап кайтты. Тәм-ле ризыклар пешереп, балаларын килен-кияүләрен бер табын артына җыйды бәхетле әби. Алар дигәндә Казан белән Буа арасы берни түгел аңа.
Үзе кебек өе дә нурлы аның. Ул һәр нәрсәдә затлылык ярата. Кунак килсә, түгәрәк өстәленә ак эскәтер җәя, алга куярга ап-ак тастымал бирә, иң кыйммәтле чынаякларны шкафтан чыгара. Аның табыны артында үзеңне олы кунак итеп хис итәсең. Шушы көннәрдә Раиса ханымның түгәрәк өстәле артына тагын кунаклар җыелачак, бу юлы үзе табын түрендә генә утырырга форсат бар – юбиляр сыйфатында. Яшен әйтеп тә тормыйбыз, бу мөлаем хатын-кызга беркем дә шулкадәр яшь бирмәячәк!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз